#5 2007 нче ел

Безнең Татар гимназиясендә гел бишле билгеләренә генә укып баручы укучыларның исемлекләре белән таныштырабыз. Менә ул сабыр, тырыш укучылар:

2 «А» - Зималиев Нияз, Габделханова Динә, Таһирова Динә

2 «Б» - Шипшова Лиана

3 «А» - Гильмутдинова Лилия, Каримов Камил, Хасанова Рамилә

3 «Б» - Ягудина Диана

4 «А» - Сафина Айгөл

4 «Б» - Галиуллина Г.

5 «А» - Хасанова Гүзәл, Нуриева Алинә

5 «Б» - Равилова Алсу, Шакирова Гүзәл, Кадырова Энҗе

6 «А» - МинҺаҗева Айнур, Надршина Айсылу, Сәйфетдинова Алсу, Алиева Алиса

6 «Б» - Сагирова Лилия

8 «Б» - Шафеева Гөлназ

9 «Б» - Каримова Гүзәл, Сәлимгәрәева Ландыш

10 «А» - Рәшитов Булат, Ибраһимов Мансур

10 «Б» - Мотыйгуллина Айсылу

11 «А» - Харрасова Таңгөл, Файзрахманова Д., Газизова А.

11 «Б» - Нурмөхәммәтова А.

Минем уйлавымча, балаларның күбесенең «5» билгесенә генә укыйсы килә. Моңа ничек ирешергә соң?

Беренчедән, көндәлек режимны тотырга кирәк. Вакытында йокларга ятырга, 8 сәгатьтән азрак йокламаска, дөрес тукланырга, баш миен эшләтеп, физик нагрузкалар турында онытмаска. Дәресләр беткәч, өйгә кайткач, 15 минут булса да, саф һавада йөреп алырга. Вакытны бушка югалтырга ярамый. Икенчедән, өй эшен төгәл һәм көн саен эшләргә кирәк. Барлык бирелгән өй эшен ятларга, язырга, әзерләргә кирәк.

Тагын бер мөһим әйбер – тәртип. Сыйныфта да, өйдә дә үзеңне тәртипле тотырга кирәк. Дәресләр вакытында укытучыны игътибар белән тыңларга, телефон белән уйнамаска, башкаларга комачауламаска, сөйләшмәскә кирәк. Өстәлне тәртипкә китерергә. Гел бер генә урында утырырга кирәкми, (язганда гына). Шигырьләрне, кагыйдәләрне теоремаларны йөреп ятласаң әйбәтрәк. Яктылык тигез һәм эшләү өчен әйбәт булырга тиеш.

Минемчә, өй эшен эшләү, дәреслектә бирелгән информацияне генә уку белән чикләнергә тиеш түгел. Китапханәгә барып, өстәмә әдәбият алу сезнең өчен бик файдалы булыр. Ләкин бу уртак кагыйдәләр генә. Барысы да кешегә бәйле. Күбрәк тырышлык куйса, һәркем бик яхшы укучыга әйләнә ала.

Гүзәл Кәримова, 9б