#5 2007 нче ел

Җиңү бәйрәме

9 май көнен, халкыбыз, 62 елдан бирле зур, истәлекле бәйрәм итеп үткәрә. Әгәр дә безнең әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз туган илне яклап, саклап калыр өчен күп көч куймаган булсалар, без бу көнне күрә алмаган булыр идек. Алар безгә кояшлы көннәр бүләк иткән өчен, без аларга мәңге рәхмәтле. Алар алдында бурычлы.

Онытмыйк үткәннәрне...

"Соңгы солдат күмелмичә сугыш бетми", — дип әйткән күренекле хәрби генерал. Сугыш беткәнгә 62 ел узса да, сугыш кырларында ятып калган солдатлар әлегә кадәр табыла тора. Ярый әле патриот эзтабарлар бар. Алар шул солдатларны эзләп, медальоннары һәм хәрби билетлары аша аларның исемнәрен, туган елларын билгеләп, туганнарына хәбәр итәләр, гәүдәләрен туганлык каберенә җирлиләр. Эзтабарлар кайберәүләр сыман патриотизм турында кычкырып йөрмиләр, тыныч кына үз эшләрен эшлиләр. Кызганыч, мондый эзләнүчеләр бик аз. Тагын бер төр эзтабарлар бар, аларны "кара эзләүчеләр" дип атыйлар. Болары изге ният белән көрәк тотып йөрмиләр, тарихи кыйммәте булган материаллар эзлиләр. Кызыл Армия солдатларының һәм Германия гаскәрләренең кораллары "кара базар"да кыйммәт тора. "Кара эзләүчеләр" сугыш булган урманнарда, кешеләр йөрми торган җирләрдә казыналар. Әйе, сугыш — кешелек өчен куркыныч афәт. Өлкәннәр башлый, яшьләр үлә... Гитлер гаскәрләренә каршы торуы авыр булган, Мәскәү асты, Сталинград, Курск дугасы, Харьков өчен сугышлар...

Сугыш – явыз карчык. Ул күпме кешенең гомерен, өметен сүндергән, сугышның корбаннары рәтенә минем әбием дә кергән, ул әтисез калган...

Сугыш башланганда әбиемә өч-биш яшьләр тирәсе булган. Әтисе Хуҗахан бабайны фронтка алып киткәннәр һәм ул мәңгегә сугыш кырында ятып кала. Карт әби (әбиемнең әнисе -Һәдичә) бик уңган булган, дүрт баласын үстергән, бөтен колхоз эшчеләрен ашаткан, кырда ир эшләрен башкарган. Шундый күп һөнәргә ия булса да, балаларын укыткан. Ул бик якшы пешекче булган, аның ашларын ашасаң, телеңне йотарсың. Унтугыз яшендә әбиемнең абыйсы- Ибраһим абый, мәрхүм, сукыр кала. Авыр чакларында рухи терәк булып торган карт әби аны ташламаган. Сугыштан соң ул хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Сугыш елындагы тормыш турында сәгатьләр буе сөйли ала, ләкин әтисен исенә төшергәндә еламый калмый: “Сугыш беткәнгә инде алтмыш елдан артык вакыт үтсә дә, аңа 106 яшь булса да, ул бу якты дөньяда булмаса да, мин аны гел көтәм...” дип сөйли әбием.

Надршина А. 6 А



18 май – халыкара музейлар көне.

“Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк”.

Ш. Мәрҗани

Борынгы әби-бабайларыбыз "М" хәрефенә башланган сүзләрне изге дип санаганнар: Мәккә, Мәдинә, мәктәп, мирасханә, музейханә.

Кремль каршында, тулы бер мәй¬данны биләп, мәһабәт бина урнашкан. Халык аны "бегемот" дип йөртә. Бу — элек "Кунак йорты" дип аталып йөргән сәүдә йорты бинасы. Хәзер биредә — җөмһүриятебезнең Милли музее. Музейга килүчеләр аның фойесында "А.Л." инициалын укыйлар. Бу — коллекционер, туган якны өйрәнүче тарих¬чы Андрей Федорович Лихачев инициаллары. Аның 40 мең берәмлектән торган коллекциясе фәнни-сәнәгать музее ачу өчен нигез була. Лихачевны "Казан Третьяковы" дип искә алалар.

Туган якны өйрәнүче энтузиастлар тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казан музее XX йөз башында Идел буендагы иң зур музейларның берсенә әверелә.

1895 елда ул Казан шәһәр фән-сәнәгать музее булып ачыла. 1919 ел¬дан Губерна музее. 1921 елда аңа ТАССР Үзәк музее исеме бирелә. 1944 елда ТАССРның дәүләт музее статусын ала. 2001 елдан Милли музей дип йөртелә. Аның башка район һәм авыл¬ларда 80нән артык филиалы бар.

Музейның байлыгы — 900 меңгә якын берәмлек. Биредә сирәк очрый торган, тарихи яктан бик кыйммәтле һәм дөньяда бердәнбер саналган экспонатлар бар. Шуңа өстәп, күргәзмәләр дә эшли. Бу күргәзмәләр һәр айның беренче чәршәмбесендә түләүсез эшли. 18 май — Халыкара музейлар көне уңаеннан да музейның ишеге һәркемгә ачык булачак.

Равилә Мөбарәкшина,
ТР Милли музее өлкән
фәнни хезмәткәре


“Музей – кешелекнең үткән заманасы белән бүгенгесен бәүләүче әһәмиятле звено, халык хәтере сакчысы, укучыларның белемен тирәнәйтүдә һәм иҗади фикерләүне үстерүдә патриотик-гражданлык хисләрне тәрбияләүдә әһәмиятле, зур роль уйный”, - дигән фикердә кала Г. Х. Шәмсетдинова, 1нче Татар гимназиясенең музей җитәкчесе.

Казанның 1000 еллыгына

башкалада метроның 5 станциясе ("Кремль", "Тукай мәйданы", "Сукно бистәсе", "Әмәт", "Таулык") төзелгән иде. Шуның белән эш тукталыр дип сөйләнде күпләр. Ләкин төзелеш дәвам итә, тоннельләр казыла. Күптән түгел "Казметрострой"дә эшләүче 170 кеше уз оешмаларының 10 еллыгын бәйрәм итте. Соңгы 18 ай дәвамында метро салучылар "Таулык" һәм булачак "Җиңү проспекты" станцияләре арасында 1924 метр җир үткәннәр. Әлеге станция 2008 елның августында ачылачак. Чираттагы "Кәҗә бистәсе" станциясе (Казансуның аръягында —"Яшьләр үзәге" һәм "Энергетика университеты" тукталышлары арасында) пассажирларны 2009 елда кабул итәр дип көтелә.

10 микрорайон һәм Азино-1 арасында булачак сигезенче станция проекты әзерләнә башлаган инде.

Сабантуй бәйрәме

Тиздән, язгы чәчүләр төгәлләнү белән, Татарстан халкының көтеп алынган, буыннан-буынга тапшырылып килә торган милли бәйрәмебез – Сабантуйлары үткәрелә башлый. ТР президенты - М.Ш. Шәймиев Сабантуй көннәрен кайчан үткәрелүе турындагы приказга кул куйды.

Кайда һәм кайчан үткәрелә: авылларда һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар 9-10 июньдә; Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә 16 июньдә; Казанда исә 23 июньдә узачак.