Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 

Тукай эзләре буйлап...

“Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә”- дип яза филология фәннәре докторы Фәрит Бәширов. Татар телен, татар җанын, татар милләтен саклыйм дисәң, Тукай рухын, Тукай мирасын сакларга кирәк. Без – М. Гафури урамында (элеккеге Сембер урамы). Г. Тукай Казан шәһәрендә гомеренең ике чорында була: 1890 – 1892 нче елларда – балачагында; 1907 – 1913 нче елларда – 21 – 27 яшьләрендә.

1890 нчы елда кечкенә Габдулланы Казанга алып киләләр дә берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апаның балалары юк икән: Габдулланы алар уллыкка алалар. Яңа бистәдәге тормышы турында “Исемдә калганнар”- автобиография повеcтенда шагыйрь болай дип яза. “Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый – талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Бу ата – анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугьры килми иде.”

Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апалар йорты М.Гафури урамында урнашкан була. Ләкин хәзер, кызганыч, бу йорт сакланмаган. Г.Тукайның 100,110 еллыгын үткәргән елларда кечкенә Габдулла яшәгән йорт сакланмаган булса да, хх гасыр башы истәлекләре күңелне җылытып торган.

Татар халкы – бөек халык. Г. Тукай язганча: Халык – зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.”Киләчәктә М.Гафури урамында гәрәбәдәй сары бүрәнәләрдән салынган татар йорты, музей булып, милләт җанын, Тукай рухын саклар дип ышанабыз.

Мин сине яратуымны сөйләдем, и милләтем;

Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең, - дип яза шагыйрь1906 нчы елда, милләткә шигырендә. Г.Тукай ышанычы тапталмасын, рухы безгә рәнҗеп ятмасын иде.

Шагыйрь икенче тапкыр Казанга 1907 нче елның көзендә килә һәм. кыска вакытлы китеп торуларны исәпкә алмаганда, мәңгелеккә күчкәнче яши.

1907 нче елның көзеннән 1912 нче елның декабренә кадәр аның тормышы “Болгар” кунакханәсе номерларында үтә. Ул Татарстан һәм Киров урамнары чатында урнашкан. Татарстан урамы элек Евангелистлар, Киров урамы Московская дип аталган.

“Болгар”кунакханәсенең инде диварлары гына утырып калган. Берничә ел элек анда бронзадан ясалган истәлек тактасы да куелган иде. Көннәрдән – бер көнне ул да юкка чыкты... Яңа татар бистәсе әкрен - әкрен генә юкка чыгып бара... Бөтен Казан буйлап тузган йортлар белән бергә тарих һәйкәле булырдай йортларны да җимерделәр.(Мәгьрифәт газетасы, 5 нче август 2006нчы ел)

Ноябрь аенда “Яңа гасыр” радиосы күңелләрдә өмет уятты. “Болгар” кунакханәсенең урамга караган яклары, реконструкция ясалып, хх гасыр башын чагылдырачак. Г. Тукай яшәгән 40 нчы бүлмә музей булып ачылычак.

1912 нче елның декабрь аенда Г.Тукай, яңа ачылган номер җылырак булмасмы дип, “Амур”кунакханәсенә күчә. Ул хәзерге Киров урамы 70 нче йортка урнашкан була. 9 нчы бүлмәдә шагыйрь яшәсә, 11 дә Ф. Әмирхан, ә 40 нчы бүлмәдә - “Кояш” газетасы редакциясе.

6а сыйныф укучылары



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).