Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 

Шәфкатьлелек орлыклары

Шәфкать — воҗданлылык, әхлаклылык, игелелек.

Кешене ни дәрәҗәдә шәфкатьле булуы аның игелекле эшендә, итагатьле, игътибарлы, ярдәмчел булуында чагыла.

Күркәмлелекне, кешелер арасындагы үзара әйбәт мөгаләмәне күреп үскән балалар бәлага очраганнарга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышалар, кайгысын, шатлыгын уртаклаша беләләр. Тормыш - ул яшәү матурлыгы, шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык белән матур. Кешенен итагатьле булуы күнеленең яхшылыгында. Безгә иң якын кешеләр - әти-әниләр. Шуның өчен аларга һәрвакыт мәрһәмәтле булырга кирәк.

Балалар – йөрәк җимеше, -диләр халыкта. Үз балалары өчен утка-суга кергән әти-әниләр күпме бу дөньяда. Аяусыз сугыш елларында үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, ятим балаларны үз гаиләләренә сыендырган. Күпме игелек, олы җанлы кешеләр яши арабызда. Чит-ят балаларны уллыкка-кызлыкка алган гаиләләр артканнан-арта бара.

Бала күңеленең кечкенәдән үк мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салынмаса, үсмерлек елларында аны тәрбияләү авыр була. Кешеләргә миһербанлы булу, Туган илне саклау, табигатьне ярату белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның эт һәм мәчеләрне җәберләвен, кочак-кочак чәчәк җыеп, аларны ташлап китүләрен еш күрергә мөмкин. Тирә-ягыбызда ятим балалар, караусыз калган өлкәннәр, инвалидлар, авыр хәлгә очраган кешеләр бар. Аларга ярдәм итү, игелек кылу- һәркемнең изге бурычы. Яралы күңелләрне дәваларга бер назлы караш, бер җылы сүз җитә.

Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр, ятимнәр бар икәнен истән чыгармыйк. Әйдәгез, аларга рәхим-шәфкатьле булыйк, ярдәм кулы сузыйк.

А. Гыйсмәтуллин, 8б

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Нәрсә ул- шәфкать? Чынлап та, минем алга бу сорау килеп тугач, аңа төгәл итеп, кыска гына җавап табу өчен миңа бераз уйланырга туры килде.

Бу төшенчә, минемчә, тирән мәгънәгә ия. Ул кешеләргә хас булган уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Шәфкать – яхшылыкның, игелекнең төп нигезен тәшкил итә дисәм дә ялгыш булмас. Шәфкатьле булу, минемчә, кешеләргә карата мәрхәмәтле, рәхимле булу.

Көндәлек тормышта, шәфкатьлелек сыйфатлары, аеруча, ата-ана белән бала, өлкәннәр белән яшьләр арасында, ярдәмгә мохтаҗлар, сәламәтлекләре ягыннан авыру кешеләргә карата булган мөнәсәбәтләрдә ачык чагылыш таба. Бу сыйфат кешеләрдә була торган уңай сыйфатларның иң кирәклеседер. Чөнки кешеләргә, бигрәк тә, мәсәлән, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга, ятимнәргә, өлкән буынга карата шәфкатьле булып, без алар күңеленә рухи яктан күпмедер дәрәҗәдә терәк-ышаныч, яшәүгә өмет уятабыз.

Шәфкатьлелек темасына нигезләнеп шактый гына әсәрләр, кинофильмнар иҗат ителә. Без әдәбият дәресендә әсәрнең асылы ,шәфкатьлелеккә барып тоташучы әсәрләр белән еш танышабыз. Бу сыйфатлар белән тулыландырылган образлар белән танышканда күңел сөенә, күңелләр нечкәрә.

Шулай ук, татар халык иҗатында шәфкать төшенчәсе белән бәйле булган күп кенә әйтемнәр бар.

Тагын шәфкатьлелеккә бәйләнешле бер мисал китерәсем килә. Быелгы ел “Хәйрия елы” итеп игълан ителгәнгә күрә, без дә читтә калмадык, һәр укучы булдыра алганча, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм кулы суздык.

Йомгаклап шуны язасым килә. Әйдәгез, дуслар, һәрвакытта да бер-беребезгә рәхимле, шәфкатьле булыйк!

М.Зиннәтуллин, 8б


Яз килә безгә!

Яз килә безгә!
Җылы урам,
Кошлар кайта безгә!
Яшел урман.
Яшел урман эчендә
Карт нарат.
Яшел нарат эченнән,
Тиен утыра карап.
Тиен утыра моңланып
Тургай җырына сокланып.
Тургай җырлый моңланып
Язның тылсымына сокланып.

Шигырь язам

Утырам мин өстәл башында
Әллә нинди рифма килә башыма.
Шуннан мин эшләремне ташлыйм
Һәм шигырь яза башлыйм.
Икенче куплетка күчтем
Авырлыкларны кичтем.
Әллә бетердем микән?
Өченчесе көтә икән!
Менә өченчесе дә җитте,
Рифмалар тезелеп китте.
Сөенеч тула күңелемә
Салам шуны шигыремә!

А.Надыршина, 6а

Хәйрия елы

Шушы ятим баланың
Бердәнбер юатучысы бар.
Шушы фәкыйрь әбинең
Бердәнбер баласы бар...
Күңелне җылытучы
2007 нче ел бар.
Сиңа һәм миңа булышучы
Хәйрия елы бар.

А.Надыршина, 6а

Җәйге табигать

Җәй. Кояш нурлары
Битне иркәлиләр.
Агачның яшел яфраклары
Үзара нидер сөйлиләр.
Кошларның моңы
Күңелгә үтә.
Җәйге табигатьнең
Бишеген тибрәтә.
Табигать кочагы-
Гүзәллек, сафлык
Алтын кояшы -
Чынлык, җылылык.

А. Минһаҗева, 6а

Яхшылыгың белән генә

Дөньяда бардыр бер
Аңлашьшмаучанлык.
Кеше кешене кеше итсен,
Кирәктер зур тырышлык.
Кадерлик бер-беребезне,
Авыр түгелдер бит.
Хөрмәтлик һәр кешене,
Кыен түгелдер бит.
Буладыр ул кайвакыт,
Йөрәкнең кайнавы.
Ләкин янгынын сүндергәч,
Күңелнең әрнүе.
Булмыйдыр ул һәрвакыт
Талашып торырга,
Йөрәк тетрәнгәч кенә
Дөрес юл табарга.

Авыр сүзләр әйтмичә яшәп
Буладыр бит һәр көнне.
Күңелгә каты ук кадамыйча,
Йөрәкне яраламыйча.
Дөнья, дөнья инде ул
Нәрсә әйтәсең?!
Төрле хәлләр була шул,
Инде нишләтәсең?!
Яхшылык белән генә
Яшәп карасак та.
Әллә ниләр булып чыга,
Ничек кенә тырышсак та.
Ләкин шәфкатьлелек килә
Көтмәгәндә, күңелдән.
Үзең дә сизми каласың,
Ничек җылылыкны күңелгә яткырасың,
Ничек җылы нурлар таратасың!

А. Минһаҗева, 6а



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).