2006 – 2007 нче уку елының III чиреге дә тәмамланды. Бу чиректә 1,10,11 нче сыйныф укучыларына билге чыкмады. ә калган сыйныф укучылары бу зур сынаулы чирекне уңышлы гына тәмамладылар. III чирекне 116 укучы “4” һәм ”5” ле билгеләренә генә тәмамлады.
- 2 - 4 нче сыйныф укучылары арасыннан 12 укучы “5”ле билгеләренә, ә калган 48 укучы “4”,”5” ле билгеләренә тәмамлады.
- 5 -8 нче сыйныфны 133 укучы тәмамлады. Алар арасыннан 56 (12-отличник, 44-ударник) укучы бишле һәм дүртле билгеләренә генә тәмамлады.
|