Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 

Габдулла Тукай - минем яраткан шагыйрем

Дөньяда hәp кешенең дә яраткан шагыйре була. Ә минем иң яраткан шагыйрем ул- Габдулла Тукай.

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүнәне Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрәфи исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана. Күп авырлыклар кичергән Габдулланы әнисе бераздан үзенең яңа гаиләсенә алдыра. Габдулла Тукайга әнисе янында тору бик зур шатлык була. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да Габдулла дым ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә -Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Шулай итеп Габдулла Тукай кулдан кулга кучеп, алты гаиләдә була. 1892 елның көз ахырында Габдулланы мәдрәсәгә укырга бирәләр, һәм ул анда кыш буе "Имам шарты" укый. Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый " Фикер" газетасын һәм "Әлгасрелҗәдид", "Уклар" журналлары чыгара. Габдулла Тукай бик күп газет- журналларында эшли. Ул үзенең шигырьләрен, хикәяләрен анда бастырып чыгара. Шулай итеп Тукайның әсәрләрен яратып укый башлыйлар. Габдулла Тукай - татар балалар әдәбиятына нигез салучы. Аның әсәрләре менә ничә дистә еллар инде балалар тәрбияләүгә игелекле хезмәт итә. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома. Тукайның гомере кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият- поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр ижат итеп калдыра. Бу әсәрләр балалар тарафыннан әле дә яратып укылалар һәм киләчәктә дә шулай укылырлар.

Әдәбиятыбыз тарихында бай мирас калдырган Г. Тукайның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге дә гаҗәеп дәрәҗәдә күпкырлы, әһәмиятле. Ул- әлеге тарихта зур хезмәтләр калдырган шәхес: талантлы балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек - хрестоматия авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист.

Габдулла Тукай - балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа "хәл дәрәҗәсендә" ярдәм итү, баету, хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре аша дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес. Балалар әдәбиятында ул, әлбәттә, иң элек шагыйрь буларак кадерле. Аның балалар өчен язган шигырьләре фикергә, образларга һәм хисләргә бай, кичерешләргә тирән. Шагыйрьнең зур күпчелек иҗаты халык поэзиясе белән сугарылган. Халык авыз иҗатыннан килгән акыл, зиһен, үткенлек, дөньяның лирик сизү- тою, психологик вакыйгаларның тирәнлеге - болар барысы да шагыйрь илһамының һәм уңышының башлангычы булып исәпләргә хаклы.

Тиздән, 26 апрелендә, Тукайга 121 яшь тула. Шул исәптән Татарстан республикасында шигырь бәйрәме уздырылачак.

Л.Сәлимгәрәева, 8б


Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).