Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 

Без булдырабыз!

Китап-ул кешенең
уйларын чагылдыра торган
сирәк моңҗизаларның берсе.
И.Гази.

Китап - акыллы киңәшче һәм якын дус . Китап һәр кешенең зур ярдәмчесе. Китап безгә хезмәттә булыша, тормышны танып белергә өйрәтә.

Белем алу – зур бәхет ул, бигрәк тә шундый зур мөмкинлекләр булган заманда. "Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре," - ди К.Насыйри. Белем алуның иң яхшы юлы - уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана Китап -белем чишмәсе. Китап - заманның тормышы.

Китап – бер буынның икенче буынга рухи вәсыяте. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.

Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

Мин татар гимназиясендә укуым белән горурланам. Безнең гимназиядә балалар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мин ”4” һәм”5”ле билгеләренә укыйм. Миңа фәннәрнең барысы да бик ошый. Шулай да татар теле һәм әдәбият, рус теле һәм рус әдәбияты белән беррәттән инглиз теле дә миңа якын. Мин “4” леләремне киметергә, укуда тагын да зуррак уңышлар яуларга уйлыйм.

Спорт төрләреннән миңа футбол бик ошый. Боулинг уйнап, кызлар арасында беренче урынны алганым бар. Шулай ук йөгерештә күрсәткечләрем яхшы.

Сәнгать өлкәсендә уңышларым бик зур түгелдер, бәлки. Шулай да мин биергә, җырларга яратам, спектакльләрдән өзекләр куйганда катнашырга тырышам.

Безгә технология дәресе керә. Без бу дәрестә тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәнәбез. Мин үземә итәк тектем, бу минем хезмәттәге уңышларымның берсе дип уйлым.

Безнең гаилә - тату гаилә. Мин бик бәхетле бала. Без бер-беребезнең уңышлары белән кызыксынабыз, киңәшләшеп яшибез.

Тормышта зур уңышларга ирешү өчен, әти-әнинең сүзен тыңлап, олыларны хөрмәт итеп, кечеләрне кече итеп яшәргә кирәк. Белем алырга, димәк, күп итеп китаплар укырга кирәк. Зур уңышларга ирешү, күбрәк үзеңнән тора. Шулай да, әти-әни, укытучылар белән уңышларга ирешүе җинелрәк.

Фирүзә, 6а



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).