Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 

Татар ашлары турында бер-ике сүз

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлеге кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының социаль-экономик, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.

Татар халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның — руслар, мари, удмурт h. б., шулай ук Урта Азия халыкларының, аеруча үзбәк һәм таҗикларның ашлары йогынты ясаган. Татар халкы ашларына пылау, хәлвә, ширбәт кебек ашамлыклар, шулай ук рус милли ашамлыклары бик күптән килеп кергән. Шул ук вакытта башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгәннәр.

Татарлар көнкүрешенә дөге, чәй, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, төрле аш тәмләткечләр шактый иртә килеп кергән.

Татар халкы элек-электән иген иккән, терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган, ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында бәрәңге күбрәк кулланыла башлаган. Яшелчә үстерү һәм бакчачылык, игенчелек белән чагыштырганда, азрак урын алып торган. Яшелчәләрдән башлыча суган, кишер, торма, шалкан, кабак һәм чегендер, бераз кыяр белән кәбестә үстергәннәр. Бакчалар Иделнен, уң як яр буйларында күбрәк булган. Анда сортсыз алма, чия, кура җиләге, карлыган үстергәннәр. Авыл халкы урманнардан җиләк, чикләвек, колмак, балтырган, кузгалак, бөтнек, кыр суганы җыйган…

18 нче апрель көнне безнең гимназиядә милли ашлар көненә карата бик матур чара үткәрелде. Бу чарада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныфка өй эше итеп бирелгән милли ризыклар пешереп алып килү, аларның кайчан барлыкка килүе, ничек пешерелүе турында мәгълүмат бирергә иде. Бу милли ашлар көненә үткәрелгән чарада иң актив катнашкан сыйныфларны әйтеп үтми мөмкин түгел.Чөнки алар үзләренең йөрәк җылысын кушып бик тәмле сый-хөрмәтләр әзерләп килгәннәр. Аеруча 3а,5,8,10 сыйныфлар турында әйтеп үтәсе килә.

5а укучылары тәмле итеп белен пешереп килгәннәр иде..






Белен, белен, бик тәмле,
Телең йотарлык бит ул.
Ашамый калып булмый
Кабып карагыз аны.




5 б сыйныф укучылары алма пирогы пешереп алып килгәннәр.

10 а сыйныф укучылары әче камырдан кабартма пешереп килгәннәр. Аны янып торган мич алдында да, кайнап торган майда да пешерәләр. Элегрәк кабартманы иртәнге ашка ипи камырыннан — арыш оныннан изгән камырдан пешергәннәр. Кабартманы майлап кайнар килеш ашаганнар.

8 а сыйныф укучылары коймак алып килгәннәр.

8 б сыйныф укучылары гөбәдия алып килгәннәр. Гөбәдия дә — бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз гына үтми.



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).