Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 
  • 2.04 Бүген 4 чирекнең беренче уку көне. Тиздән җәйге каникуллар да килеп җитәчәк...
  • 4.04 5-8 сыйныф укучылары өчен күңелле ярышлар үтте. Ярышта аеруча 5 б сыйныфы укучылары җитезрәк, көчлерәк булып чыкты. 5 б сыйныфы укучыларын җиңүләре белән котлыйбыз.
  • 5.04 8-11 сыйныф укучылары "Образование и карьера 2007" күргәзмәсенә бардылар. Өлкән сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм республикадагы яңа уку йортлары турында мәгълүмат бирелде. Гимназиягә инфокоммуникатив технологияләрен популиризацияләү өчен диплом бирелде.
  • 7.04 дә Бөтеньдөнья сәламәтлек көненә карата гимназиябездә сыйныф сәгатьләре, төрле викториналар, уеннар, ярышлар, психологлар белән очрашулар үткәрелде
  • 9.04 Театр көне үткәрелде. Драма түгәрәккә йөрүче укучылар К. Тинчурин һәм Т. Миннуллиның спектакльләреннән өзек күрсәттеләр.
  • 10.04 көнне гимназиядә Татарстанның атказанган артисты - Сәнифә Рангулова концерты булды. Концерт беткәч, укучыларга автограф алу мөмкинчелеге дә булды. Укучылар С. Рангулова концертыннан канәгать калдылар.
  • 12.04 гимназиядә макулатура җыю көне үткәрелде. Һәр сыйныф укучылары да актив катнашты. Аеруча 5а, 5б, 2б сыйныф укучылары 1, 2. 3 урыннарны олдылар.
  • 18.04 безнең гимназиядә милли ашлар көненә карата бик матур чара үткәрелде. Бу чарада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныфка өй эше итеп бирелгән милли ризыклар пешереп алып килү, аларның кайчан барлыкка килүе, ничек пешерелүе турында мәгълүмат бирергә иде. Бу милли ашлар көненә үткәрелгән чарада иң актив катнашкан сыйныфларны әйтеп үтми мөмкин түгел.Чөнки алар үзләренең йөрәк җылысын кушып бик тәмле сый-хөрмәтләр әзерләп килгәннәр. Аеруча 3а, 5, 8, 10 сыйныфлар турында әйтеп үтәсе килә.
  • 21.04көнне Казан шәһәрендә субботник үткәрелде. Һәр класс та актив катнашты. Өлкән һәм уртанчы сыйныф укучылары гимназия тирәсен чистарттылар. Ә 9-10 сыйныф укучылары Яшьләр паркын чистартырга булышлык күрсәтте.



  • Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

    Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
    Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
    Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
    Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).