#5 2007 нче ел

Уитни Хьюстон

Җыр кеше күңеленә үтеп кереп төрле хисләр тудыра. Кайвакыт чит телдә яңгыраган җырларның сүзләре аңлашылмаса да, көе матур, җырчының бай тавышы тыңлаучының колагын “эләктерә”, үз-үзеннән тыңнарга өнди. Әлбәттә, мондый башкаручылар бик сирәк була, алар чыннан да талантлы! Бу рубрикада минем чит ил җырчысы Уитни Хьюстон турында сөйлисе килә.

Уитни Хьюстон дөнья-күләм танылган Америка җырчысы. Аңа табигатьтән бирелгән тавышы һәр кешегә диярлек таныш. Ул музыкантлар гаиләсендә Ньюаркта, Нью-Джерси штатында дөньяга килә. Әнисе Сисси Хьюстон спиричуэлс җырларын оста башкарган. Хәтта легендар Элвис Пресли белән дә җырларны дуэтта җырлаганнар. Сисси Хьюстон күп кенә зур концертларда катнашкан, ләкин зур популярлык яулый алмаган. Туганнан туган сеңлесе -Уитни Диона Уорвик, шулай ук, эстрада тормышы белән таныш булган. Җырчы һөнәрен үзләштергән. Үзе Уитни Хьюстон сәхнәгә яшүсмер чагында аяк баса. Чак Хан һәм Лу Роулз ансамблендә уңышлы гына җырлый башлый. Унбер яшеннән башлап чиркәү хорында җырлый. Йолдыз буларак танылгач та, чиркәү хорында җырлавын дәвам итә.

Уитни Хьюстонга зур сәхнә ишеген Клайв Девис ачып җибәрә. Бер кичәдә Клайв Девис Хьюстонның җырын эшетә һәм җырлавын бик ошата. Продюссер, танылмаган җырчыдан, чын мәгънәдә, яңа йолдыз яндырырга максат куя.

Уитни Хьюстон үз һөнәренә бик җитди карый: репертуарына бик җентекләп җырлар сайлый, һәрбер җыр өстендә бик күп эшли, җырларның эчтәлегенә зур әһәмият бирә. Күп кенә җырларны җырчы үзе иҗат итә.

1985 нче елда “Мәхәббәтемне саклап калам” үзенең җыры өчен беренче “Грэмми” бүләген яулап ала. Бу җыры “Уитни Хьюстон” дигән беренче альбомына кертелә. Икенче альбомы өчен һәм “Минем берәрсе белән биисе килә” дигән җыры өчен ул шулай ук “Гремми” бүләгенә лаек була. 1988 нче елда үзе иҗат иткән “ Кая китә яралган йөрәкләр”, 1992 нче елда “Мин сине гел яратырмын” җырлары Великобритания, АКШда зур популярлыкка ия булалар. Күп кенә уңышлы җырлары Уитни Хьюстонны бөтен дөньяга таныта. Аны “Битлз” төркеме һәм Элвис Пресли белән чагыштыра башлыйлар. Өченче альбомы блюз һәм негритян халык музыкасы кушылуыннан “ритм энд блюз” стилендә язылган. Шундый стильдә башкаручыларны рэпперлар дип йөртәләр.

1991 нче елда боулинг буенча чемпионат ачыла. Уитни Хьюстон бу чемпионатны җыр-гимн белән ачып җибәрә. Ул башкарган “Йолдызлар белән чәчелгән байрак” җыр-гимны җырларның алтын коллекциясенә теркәлә.

Уитни Хьюстон яшүсмер чагыннан ук күп кенә киноленталарда актриса буларак көчен сыный. 1992 нче елда “Телохранитель” кинолентасы дөнья күрә. Фильмның төп геройлары -Уитни Хьюстон һәм Кевин Костнер кинолентаның уңышка ирешүенә китерә. Бу фильмда яңгыраган “Мин сине гел яратырмын” җыры, 1974 нче елда язылганына карамастан, тагын да популярланып, яңа тормыш белән яши башлый.

Җырчы өчен 1993 нче ел иң уңышлылардан санала: дүрт номинация буенча ул “Гремми” бүләге белән бүләкләнә; шул ук елны Хьюстон “Елның иң популяр җырчысы” дип таныла. “Телохранитель» кинолентасыннан күп кенә җырлар аерым сборник булып чыга. Бу сборник елның иң шәп альбомы дигән исемгә лаек була.

Уитни Хьюстон көчле ирек һәм зур эшчәнлек белән аерылып тора. Үзенең эшенә ул тулысынча бирелә: тавышның тембрын, тавышның сыйфатын һәм музыкаль аккомпаниментын чиксез камилләштерә. Җырчы һәрвакыт үзенең эшчәнлеген киңәйтергә тырыша. Куйган максатларына ирешеп, тормыштан ямь алып яши.

Фәридә Шамилевна Фәхретдинова,
музыка укытучысы