#5 2007 нче ел

Без сезгә рәхмәтлебез!

Кичә - канлы сугыш,

Бүген – чәчәк аткан дөнья.

Бу гүзәллек өчен көрәштә

Күпме сез кичкән дәрья.

Кеше көче, сезнең көчегез,

Куанып яшәү өчен.

Безгә тормыш бирдегез,

Без сезгә рәхмәтлебез!

26 нчы апрель көне. Күк йөзе аяз, апрель кояшы елмая. Ул җир йөзендәге һәр җан иясен иркәли, җылысын өләшә. Без дә, 6 “А” сыйныфы укучылары, Надршина Айсылу, Сәйфетдинова Алсу, Минһаҗева Айнур һәм Пашаева Фирүзә, безнең сыйныф җитәкчебез Чулпан Рәҗәповна, кояш нурына иркәләнеп, янәшәбездә яшәүче бер генә гаиләнең булса да күңелен җылытырга юнәләбез. Бу- Садыков Идият, Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе. Ветеран Зайцев урамы, 8 нче йорт 39 фатирда яши.

Менә без аларның өйләрендә. Фатир бик үк зур түгел, ләкин эче матур. Безне ветеранның хатыны җылы каршы алды. Идият абый түрдә диванда утыра. Без аның белән күрештек һәм кечкенә күчтәнәчләребезне дә тапшырдык. Хәлләрен белгәч, кечкенә генә әңгәмә корып алырга булдык.

– Идият абый, сез ничәнче елда тудыгыз? Ветеран тиз уйлап җавап бирде:

– 1927 елның 19 мартында тудым. (Ветеранның хәтере начарланган инде, 15 ел элек параличланган була.)

– Сез кайсы фронтта хезмәт иттегез?

– Мин Литвада Прибалтикада хезмәт иттем. Без анда “бандитларны” кырып йөрдек. “Бандитлар” дигәне, ул фашистлар гына түгел, ә Литва эчендә булган, җәмгыятькә зарар китергән кешеләр турында әйтә. Тарих битләренә күз салсак, Литва һәм СССР арасындагы, сугыш вакытындагы мөнәсәбәтләре бик үк яхшыдан түгел.

– Сезнең бертуган абый-апаларыгыз турында сугыш хатирәсе бармы?

– Әйе, минем бертуган абыем, кызганычка исән түгел. Ул Германиядә сугыш кырында ятып калды шул.

Идият абый мәгълүматларын ветеранның тормыш иптәше тулыландыра. Сугыштан соң Идият абый, Германиягә барып, туганы сугышкан, һәлак булган җирләрдә йөреп кайткан, үзе хезмәт иткән Литва җирләрендә дә 20 еллар элек, ягъни 80 нче елларда кабат сугышны, яшьлеген, фронтовик дусларын искә төшергән.

– Идият абый, сугыштан соңгы тормышыгыз турындагы истәлекләр белән уртаклашсагыз иде.

– Мин 51 ел “Точное машиностроение” заводында, 7 ел пенсиягә чыккач да эшләдәм.

Безнең әңгәмәбез бик җылы мөнәсәбәтләрдә үтте. Соңыннан, без бергәләп фотога төштек һәм ветеранга рәхмәт сүзләре әйттек.

Ветеранга кунакка бару төрле уйларга этәрде. Без саубуллашып мәктәпкә таба юл тоттык.

27/IV көнне безнең сыйныф егетләре ветеран Татьяна Васильевнаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап кайттылар. Татьяна Васильевна апрель аенда тормыш иптәшен җирләгән, югалтулар сугыш вакытында гына түгел, тыныч тормышта да булып тора.

Айнур Миһаҗева,6а