#5 2007 нче ел

Безнең гимназиядә үткәрелә торган чаралар күп кырлы. 2007 нче ел -Хәйрия елы булып игълан ителү белән, һәр класс бу чарага үз өлешен кертергә тырышты.

Һәр сыйныф укучылары сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып , Җиңү бәйрәме белән котлап, аларга үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Аларның сугыш вакытында булган вакыйгалар турындагы язмалар да әзерләгәннәр. Ветераннарның үткән хатирәләре, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекле язмалары белән сезне дә таныштырып китәбез.

Без, 5«А» сыйныфы укучылары, тимурчылык эше белән шөгыльләнәбез. Классыбызны өч төркемгә бүлеп, сугышта катнашкан һәм олы яшьтәге ветераннарыбызга ярдәм итәбез: тузан сөртәбез, идән юабыз, сугыш хәтирәләре турында сораштырабыз...

Без - Алинә, Зөлфия, Фәридә, Зөһрә өченче төркемдә. Кызлар белән бергәләшеп ветеран Сания апа Ярулловнаның хәлен белергә киттек. Сания апа безне ачык йөз белән каршы алды. Аның хәлен белергә баргач, беренче булып, үзебез әзерләгән кечкенә бүләгебезне тапшырдык. Сания апа бик зур рәхмәтләр укып бүләгебезне кабул итеп алды. Залга кереп утыргач, без аның кулына күз салдык. Сания апаның кулы марля белән бәйләнгән иде, һәм шул чакта бездә сорау туды. Сания апа безнең соравыбызга күңелендәге ачы хатирәсен тыныч кына сөйләп бирде.

«... Мин үзем Спас районы Көек авылында 1927 елның 18 нче апрелендә тудым. 1942 елның 15 нче октябрендә иртәнге сәгать 10 да барлык авылдашларыбызны җыеп окоп казырга алып киттеләр. Ул чагында миңа 14 яшь иде. Тәтеш районының Үтәмеш авылында яшәдек, 51 градус суыкта окоп казыдык. Бик суык көннәрдә дә җылынырга урын юк иде, ягылган мунчага кереп җылынмасыннар өчен, бикләп куялар иде.

Окоп казыганда зур гына күмер кисәге кулыма төште һәм кулым җәрәхәтләнде. Шул вакыттан бирле кулымны марля белән бәйләп йөрим.» - дип сөйләде Сания апа.

Бу авыр еллардан соң, Сания апа авылда кырык ел буе сыер савучы булып эшләгән. Ул вакытларда барлыгы тугыз савучы булган, ә бер сыер савучыга егерме сыер туры килгән. Соңыннан Сания апа Казан шәһәренә күчеп килә, гаилә корып җибәрә. Бүгенге көндә - улы, килене һәм оныклары янәшәсендә яшәп ята. Аңа 18 нче апрель көнне 80 яшь тулды.

Шул тетрәндергеч тарихны сөйләгәч, йөрәкләребез әрнеп, күзләребезгә яшь килде. Бу еллар авыр хатирәләр булып кына калсын, башка сугыш булмасын иде, дигән уйлар белән саубуллашып чыгып киттек.

Алинә Нуриева, 5а

Онытылмас еллар..

9 май — Җиңү көне. Быел Җиңү көненә 62 ел булды. Әйе, без сугышта җиңүчеләр булып чыктык, ләкин сугыш үзе белән бик күп корбаннар алып китте.

Минем Нигъмәтуллина Гөлҗиһан апа Садри кызы турында язып китәсем килә. Сугыш кырында дошманнарга каршы көрәшмәсә дә, Гөлҗиһан апа сугыш госпиталендә шәфкать туташы буларак , яралыларга ярдәм күрсәткән.

Гөлҗиһан апа 18 яшендә әнисен югалта. 1942 елда ул әтисе белән Казанга күчеп килә. Бер ел үткәч, 1943 Гөлҗиһан апа сугышка китә. Әтисе трудовой фронта эшләп кала. Сугышка барыр алдыннан, Гөлҗиһан апа 6 айлык әзерлек үтә һәм урта медицина эшчесе булып чыга. Казаннан фронтка 20 кыз җыеп алып китәләр. Шулар арасында Гөлҗиһан апа да була. Юлда ул Рабига исемле татар кызы белән таныша. Алар дуслашып китәләр. Ике дус сугыш вакытында аерылмаска, бергә хезмәт итәргә, сүз куешалар. Шулай итеп Гөлҗиһан апа белән иптәш кызы Украинаның икенче фронтындагы госпиталендә хезмәт итә башлыйлар. Яралылар бик күп булганлыктан, шәфкать туташларының ял итәргә дә вакытлары булмаган. Ләкин Гөлҗиһан апа үзенең арыганын күрсәтмәскә тырышкан. Ул татар кызы, ә татарлар бик тырыш кешеләр, һәр эшләрен азагына кадәр эшләп бетерәләр.

Табигатьтән Гөлҗиһан апа көләч йөзле, оптимист булган. Ул беркайчан да моңаймаган, безнең җиңүебезгә ошанып яшәгән.

Белгәнегезчә, элеккеге яшьләрне комсомолга алганнар. Комсомолларны патриот булырга, туган илне сакларга өйрәткәннәр, шуңа күрә Гөлҗиһан апа патриот булып үскән. Гомумән комсомоллар туган илләренә тугры булганнар.

Сугышта бик авыр булган, яралылар көннән— көн артып торганнар. Гөлҗиһан апа аларга чын йөрәктән ярдәм күрсәткән, төннәрен дә күзен йоммыйча яралылар турында кайгырткан.

Сугышта яралылар бик күп каннарын югалтканнар, ә госпитальдә кан җитәрлек булган. Аны Россиянең төрле шәһәрләреннән гел җибәреп торганнар.

Бүгенге көндә Гөлҗиһан апа фатирда ялгыз яши. Һәр көнне диярлек аның янына оныклары килеп, хәлен белеп торалар. Без дә Гөлҗиһан апаның хәлләрен гел сорашып торабыз.

Гөлҗиһан апа сугышта күпләрнең гомерләрен коткарган, ә без аңа моның өчен мең рәхмәтлебез.

Альбина Хәйретдинова, 8 б