#6 2007 нче ел

2007-2008 нче уку елында гимназиядә 21 сыйныф ачылды. Гимназиядә 410 укучы белем ала.

1 сентябрьдә гимназия бусагасын 51 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Башка мәктәпләрдән күчерелгән 55 укучы гимназиянең укучылар коллективына яхшы кереп китте.

7 а сыйныф укучылары бу уку елында географияне инглиз телендә өйрәнәләр, ә 9 б сыйныф укучылары – биологияне.

Гимназиядә шулай ук информацион-технология (10 б) һәм социаль-икътисад (10 а, 11 б) юнәлешендә эшләүче профильле сыйныфлар ачылды.

10 а һәм 11 б сыйныф укучылары тулы урта белем алу турындагы аттестаттан башка, ИИХИ карашындагы колледж дипломын да алачак.

Кузьмина И.А.
Укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.