#6 2007 нче ел

Без булдырабыз!

Мәктәпләрдә гөрләп укулар башланды. Без белем дөньясына чумдык! Безнең сыйныфта уналты укучы укый. Һәрберебезнең бүленгән үз эше бар. Без эшне тырышып башкарабыз. Безнең классыбыз якты һәм матур. Тәрәз төбебез матур гөлләр белән тула. Дәресләр бетсә дә, өйгә кайтырга ашыкмыйбыз. Мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Һәрберебез шул түгәрәкләргә йөрибез. Класстан тыш эшләрдә катнашырга тырышабыз. Бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез.

Без дус, күңелле итеп яшибез һәм тырышып укыйбыз. Без барысын да булдырабыз!

5а сыйныфы укучылары