#6 2007 нче ел

Китаплар турында

Төрле вакытларда китаплар төрле тукымаларда басылган. Франциядә бер газетаны типография буявы белән бик юка итеп җәелгән ашарга яраклы камырдан басканнар. Ә бер китап юка резинадан ясалган, аны су коенганда да укырга мөмкин булган. Испаниядәге бер басманы яктырткыч хәрефләр хасил иткән: рәхим ит, төнлә дә укы! Англиядә кәгазь урынына тукыма кулланганнар. Укыганнан соң, китап битләрен кулъ -яулык итеп файдаланылган.

Әхтәмова Ранилә, 6а

Евразия материгында Лондон шәһәре урнашкан

Евразия материгында Лондон шәһәре урнашкан. Лонданның төнъяк- көнбатыш өлешенә урнашкан Харроу мәктәбе бар. Харроу бик матур район! Зәвык белән төзелгән бай йорлар, яшел парклар, скверлар һәм тагын бик күп матур биналар бар.

Без сезне . Харроу мәктәбе белән таныштырып китәсебез килә. Бу мәктәптә малайлар гына укый. Монда халыкара менәсәбәтләр өйрәнелә, булачак дипломатлар үсә. Һиндстанның беренче Премьер-министры да укыган.Тайланд, Иордания корольлекләреннән дә килеп белем алганнар Харроуда! Без мәктәпне тәмамлаучылар бүген халыкара фирмаларда эшли. Бу мәктәптә укучы малайлар француз, испан, рус,немец, китай, гарәп, португал, итальян кебек бик күп чит телләр өйрәнәләр. Бу мәктәптә статистика, фотография, классик цивилизация кебек фәннәр дә бар.

Иң кызыгы Харроу мәктәбендә нибары 800 генә укучы hәм алар 5 кенә ел укыйлар!

Харроу мәктәбенә 13 яшьтән укырга керәләр. Әлбәттә, бу мәктәптә теләсә кем укый алмый. Бары таләпчән конкурс узганнан соң гына кереп була . Ә чиратка тугач ук язылалар.

Башка илләрдән нинди мәктәпләр барлыгын икенче номерларда укырсыз.

Мазитова И., Равилова А., Кадырова Э., 6б