#9 2007 нче ел

Гаилә - ул асылташ...

Гаилә - ул иң гүзәл асылташ, кешедә булган иң әйбәт, кыйммәтле әйберләрнең берсе. Өйдә, гаиләбез янында булганда, без үзебезне тыныч хис итәбез, гүзәллелек, җылылык һәм мәрхәмәтлелек учагында яшибез.

Гаилә... Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, бу сүзнең тамыры терәк, мохтаҗлык төшенчәләре белән мәгънәдәш. Чынлап та, кешене язмыш кая гына ташламасын, ул һәрчак җылы гаилә учагына мохтаҗ. Нинди генә киртәләргә очрасак та, без иң беренче чиратта туган өебезгә, якыннарыбыздан терәк һәм ярдәм эзлибез. Кеше гомерен гаиләдә башлый һәм үскәч, үзе дә матур оя корырга омтыла. Ләкин соңгы елларда илебез яшьләре “европача” яши башладылар, аларның күбесе гаилә корырга, балалар үстерергә бер дә ашыкмый. Дөрес, бүген тормыш үзе шундый таләпләр куя. Яхшы эшең, машинаң, фатирың булмый торып, өйләнешү ахмаклык кебек тоела. Ләкин эштән кайтуыңа сине чын-чынлап аңлый һәм ярата торган тормыш иптәшең, балаларың каршыламаса, авыр чакта киңәш сорардай, ярдәм итәрдәй кеше тапмасаң, ничек кызганыч булыр иде. Яшьләргә карьера биргән дәрәҗәнең гаилә җылысын алыштыра алмавын аңлату максатыннан 2008 нче ел “Гаилә елы” дип игълан ителде.

Ел дәвамында бик күп чараларның ярыш формасында үтүе катнашу теләген тагын да арттыра. Гадәттә, гаилә әгъзаларының омтылыш-теләкләре уртак, кызыксынулары охшаш була. Төрле гаиләләр бар: берәүләр спорт ярата, икенчеләре җыр-биюне үз итә, өченчеләре кул эшенә оста... Мондый гаиләләр үз тәҗрибәләре белән бүлешеп, башка гаиләләргә һәм әле өйләнешмәгән яшьләргә үрнәк күрсәтерләр, өлге булырлар.

Гаилә - җәмгыять дигән тере организмның аерылмас күзәнәге. Җәмгыять иминлеге барлык гаиләләрнең бердәмлеге һәм татулыгыннан тора. Мөгаен, шуңа күрәдер дә, Гаилә елы итеп игълан ителде. Шушы яхшы хәбәр безнең гимназиябезне дә читләтеп үтмәде. Гимназиядә гаиләгә багышланган күп кенә конкурслар булып узды:
шәҗәрәләр төзү

Багаутдиновлар шәҗәрәсеГалиевлар шәҗәрәсе
фотолар
Мотыгуллиннар гаиләсеЮсиповлар гаиләсе
рәсемнәр
Әхмәтҗанов Дастан рәсемеӘхмәтҗанова Дилянур рәсеме
сочинениеләр язу. Шулай ук безнең мәктәпнең үз эмблемасын ясау буенча да конкурс булып узды. Һәр сыйныф, һәр укучы шушы мәсьәләләргә иҗади яктан карап үзенең фикерләү дәрәҗәсен, осталыкларын күрсәтте. Чыннан да, гаиләң турында язганда, иң мөһим әйберләрнең берсе ул – кешенең психологиясен аңлый белү, үз гаилә кешеләреңә җылы булу, дөньяга әзрәк фәлсәфи яктан карау да.

Минһаҗева Айнур, 7а