#9 2007 нче ел

“Исәнме сердәш.минем шундый сорау барлыкка килде.Ни өчен хәзерге яшьләр үзләрен бик җилбәзәк тоталар? бигрәк тә кызлар?”

Алсу


Беренчедән бу хәл гаилә торышыннан барлыкка килә.Ата- анаң үз балаларына игътибар бирмичә йөрсә, бала да барлык әйбергә бик җилбәзәк карыячак.Кирәкмәгән кешеләр белән йөреп, тәмәке тартып, төнге клубларга йөреп үз үзен бозып бетерә.Ә инде икенчедән, бала чит ил киноларын карап , анда булган актерларга ошарга тырышам дип үзен шуңа таба тарта башлый.

Регина



Ни өчен әти- әниләр балаларына мәктәпкә бизәнеп килергә рөхсәт бирәләр?

Укытучылар


Һәр бала үзенең укучы булуын онытмасын.Бизәнеп йөрү мәктәп кануннарына сыймый.Әти- әниләр баланың үз-үзен тотышына һәркайчанлы игътибарлы булырга тиешләр.Мәктәп- үзеңнең белемең буенча күрсәтү урыны .Олылар моны аңласын һәм балаларына кайчан, кайда үз- үзеңне тоту турында сөйләшсеннәр иде.Тәрбия шуннан башлана!

Римма


E-mail: xat-tgim1@mail.ru