#9 2007 нче ел

Фисташка (пестә) – ул авырудан соң организмны тернәкләндерү өчен бик файдалы. Табиблар шулай ук бавыр авыруыннан сихәте булуын ассызыклый. Пестәне йөрәк авыруларын профилактикалау өчен дә тәкъдим итәләр. Бу чикләвекне сайлап алганда, аның төшләренә игътибар итәргә кушалар. Алар никадәр яшелрәк булса, шулкадәр файдалырак икән.


Арахис, ягъни җир чикләвегенә - ул күзәнәкләрне яңартучы фолиевая кислотага бик бай. Бу чикләвек язва һәм гастриттан файдалы. Табиблар аны хәтер һәм игътибарны яхшырту өчен дә ашарга киңәш итә. Моннан тыш, арахисны куллану нерв системасының, йөрәкнең, бавырның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен дә кирәк. Шулай да чикләвекне чамасын белеп кенә кулланырга кинәш ителә. Бигрәк тә арахисны чи килеш ашаганда. Киптермәгән җир чикләвеген күп куллану ашкайнату эшчәнлеген бозарга мөмкин. Моннан тыш, аның кабыгы аллергия китереп чыгаруы ихтимал. Шуңа күрә иң яхшысы арахисны чистартылган һәм кыздырылган хәлдә ашау.

Миндаль – бу чикләвек кальцийга һәм Е витаминына бик бай булуы белән аерылып тора. Миндальны аз канлылык вакытында, күз күреме начарланган вакытта аеруча кулланырга киңәш итәләр. Ә миндаль мае тән тиресен ялкынсынудан саклау өчен файдалы.

Ашкайнату-эчәк тракты, бөер авырулары вакытында миндаль төшләрен кайнар сөт белән кушып куллану файдалы. Канда холестирин югары булганда, югары кан басымы булганда исә баллы миндальны куллану отышлы. Ә әче миндальны кирәгеннән артык куллану зарар гына китерергә мөмкин. Көнлек норма ике чикләвектән артмаска тиеш.

Әхмәтшина Зөлфия, Хәсәнова Гүзәл, 6а