#9 2007 нче ел

Җем-җем иткән асылташ кар бөртекләре барлык дөньяга нур салалар. Шушындый матур күренешләр белән укучыларның да, эшчеләрнең дә, укытучыларның да гомумән барлык кешенең ял көннәре, каникуллары үтеп тә китте. Бәйрәм мәшәкатьләре артта калды, ә алда әле бик күп уку көннәре.

Шулай итеп, безнең гимназия укучылары өченче чирекне дә башлап җибәрделәр. Әле аз вакыт үткәнгә карамастан, безнең гимназия җиңү пьедесталы баскычына менде.

Шушы көннәрдә генә безнең гимназиядә бик күп вакыйгалар булып узды. Иң мөһиме гимназия парталының гран-при алуы.

17 гыйнвар көнне, мәктәп директоры – Шәмсиева Гөлфия Гаязовна; укытучылар: Багаутдинова Ризидә Рашатовна, Әхмәтшина Алсу Тәлгатовна, Фәхретдинова Фәридә Шамилевна, Кузьмина Ирина Анатольевна һәм 7,11 нче сыйныф укучылары( үзидарә әгъзалары): Рәшитов Булат, Ибраһимов Мансур, Нуретдинов Илдар, Мотыйгуллина Айсылу, Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур, Шәмсетдинова Лиана, Хәлфина Эльмира, Гайсина Адилә, Мөхәммәтгалиева Альбина ТИСБИга, Татарстан Республикасы буенча I республика Интернет сайтлары конкурсына бардылар. Конкурста 5 номинация бар иде: иң күп кулланыла торган сайт, иң күп мәгълүматлы, иң яхшы технологияле, иң оригиналь дизайнлы сайт. Ниһаять, иң дулкынландыргыч, шул ук вакытта иң гүзәл мизгел килеп җиткәч, без һәрберебез бары тик бер әйберне генә: безнең гимназиянең исеме яңгырауны тели идек. Һәм бу шулай булды да. Без җиңдек! Гимназияне җиңүче итеп сайлагач, без чын күңелдән шатланып, зур алкышлар агымында сәхнәгә чыгып гимназия парталына искиткеч презинтация ясадык. Укытучылар коллективы бу бәйрәмдә безгә киңәшләре белән көч биреп тордылыр. Бәйрәм ахырында гимназиягә бүләкләр һәм махсус заказ белән эшләтелгән статуэтка бирделәр. Һәрберебез өчен бу минутлар иң матур һәм кадерле булып тыелды. Статуэтканы тапшырганнан соң, безнең гимназиянең хөрмәтле директоры - Гөлфия Гаязовна үзенең теләкләрен җиткерде. Җиңүчеләрне атаганда, ТРсының күп кенә күренекле шәхесләре дә булды. Безнең конкурентларыбыз лаеклы иделәр, ләкин гимназия директорының, укытучыларының, укучыларының тырышылыгы бушка гына үтмәде.
Бөтен сүзләр сөйләнеп, бүләкләр бирелеп беткәч, бөтенесе ТИСБИның актлар залыннан таралышты, ә без горур гимназистлар башларны югары күтәреп гимназиягә юнәлдек!

Без булдырабыз!

Шулай ук безнең гимназия укучылары үзләренең сәламәтлекләрен дә ныгытырга онытмыйлар – физкультура дәресләрендә чаңгыда шуалар. Ә 22 гыйнвар көнне безнең мәкттәпкә фотограф килде. Ул сыйныф җитәкчеләрен үзенең сыйныфлары белән фотога төшерде.


Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур, 7а