![]() |
![]() |
||
---|---|---|---|
#9 2007 нче ел |
![]() |
||
17.01.2008. БЕЗ – ЧЕМПИОННАР! 17.01.08 ТИСБИ Академия идарәсенең актлар залында җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе узды. Җиңүчеләр арасында республиканың районнарындагы һәм Казандагы мәктәпләр, гимназияләр бар иде. Яхшылардан яхшыларны хөрмәтле кунаклар (ТРсының мәгариф һәм фән министрының урынбасары – Ногманова Л.Н., экспертлар комиссиясе рәисе, Ульянов Ленин исемендәге КДУның информацион технологияләр үзәге директоры – Чугунов В.А., ТРсының югары уку йортларының галимнәре (КГУ; ТГГПУ; А.Н.Туполева исемендәге КГТУ; ТИСБИ), Мicrosoft корпорациясенең вәкилләре, мәгарифнең информацион технологияләр үзәге директоры – Бикмуллина Л.В.; ОАО “ICL-КПО ВС”ның проектлар җитәкчесе – Калинин А.В.), конкурсның Генераль спонсоры ООО “Инновационные решения в образовании и бизнесе” (Фәхретдинов Р.Р.) котладылар. Бүләкләнүчеләрне 4 номинациягә билгеләделәр: “Иң информатив сайт” номинациясе, “Иң оригиналь дизайн” номинациясе, “Иң күп кулланыла торган сайт” номинациясе, “Иң технологик сайт” номинациясе. Интернет сайтларының I республика конкурсындагы ГРАН-ПРИ Казан шәһәренең Вахитов районындагы 1 нче Татар гимназиясенә тапшырылды. Һәрбер җиңүчегә истәлекле бүләкләр бирелде. Абсолют җиңүчеләр символик статуэтка белән бүләкләнде. Истәлекле статуэтканы 1 нче Татар гимназиясенең директоры - Шәмсиева Гөлфия Гаязовнага ТРсының мәгариф һәм фән министры урынбасары Ногманова Л.Н. тапшырды. Бүләкне тантаналы рәвештә тапшырганда укытучыларны һәм укучыларның күңелләре зур горурлык, шатлык, бердәмлек һәм үтәлгән бурыч хисләре белән тулды. Бүләкләрне тапшырганнан соң гимназистлар-җиңүчеләргә үз сайтының презентациясен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирелде. Бу эшкә гимназистлар иҗади яктан килделәр һәм хәтта ахырда җыр да җырлап күрсәттеләр.
|
|||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
|||