#9 2007 нче ел

Һөнәр…

Кеше үз бәхетенең тимерчесе, дип, юкка гына әйтмиләр, бу бик дөрес сүзләр. Һәркем үз тормышында мөһим мәсьәләләрне үзе хәл итәргә тиеш. Шундый бер мөһим мәсьәлә ул- һөнәр сайлау.

Кешенең дөрес һөнәр сайлавыннан, аның бөтен тормышы хәл ителә. Сиңа эшең ошаса гына чын бәхетле буласың. Гадәттә, кеше моның турында 10-11 нче сыйныфларда укыганда уйлана башлый. Бу вакыт аралыгында ашыгырга ярамый, киләчәктә хаталарны төзәтү бик авыр булачак. Аның өчен һәр юл да ачык, ләкин дөрес юлны гына сайларга кирәк:

- беренчедән, үз сәләтләреңә, талантыңа карарга. Син бу эштә эшли алырсыңмы, авырлыклар күп булмасмы?

- икенчедән, үзеңә нинди һөнәр иясе күбрәк ошый.

- өченчедән, син сайлаган һөнәр кешене канәгатьләндерергә тиеш, уйлаган уйларың тормышка ашарлык булсын.

- дүртенчедән, син сайлаган өлкәдә белгечләр кирәк микән?..

Хәзерге вакытта яңа технологияләр барлыкка килә. Яңа технологияләрдә эшләргә белемле, акыллы белгечләр бүгенге көндә бөтен җирдә дә таләп ителә. Кыскасы, нинди генә һөнәр сайласаң да, яхшы укырга кирәк.

…Алда безне зур сынаулар, озын юллар көтә. Бу юллардан туры, абынмыйча барырга кирәк. Олы тормышта без кем булырбыз, нинди урын алып торырбыз, бу бездән генә тора. Шуңа күрә, һөнәр сайлауга җитди карарга кирәк!

Кәримова Гүзәл, 10а