#9 2007 нче ел

Без — гимназиянең киләчәге.

Безнең сыйныфта уналты укучы укый. Беренче сыйныфтан бергә укыганга, бер–беребезне яратабыз, хөрмәт итәбез, авыр чакларда ярдәм кулы сузабыз. Бергә дәресләргә әзерләнәбез. Куаныша–куаныша бәйрәмнәр уздырабыз. Әле күптән түгел генә Яңа ел бәйрәмен бик матур уздырдык. Кичә бик матур узды. Бер–беребезгә изге теләкләр теләдек, уйнадык, көлдек. Ә дәресләрне әйтәсе дә юк. Без һәрвакыт бергә. Бигрәк тә физкультура дәресен яратабыз. Рәхәтләнеп чаңгыда шуабыз, чөнки сәламәтлек безнең өчен бик мөһим. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл диләрме әле? Сез дә безнең белән килешәсездер, мөгаен.

Менә шулай тату гына яшәп ятабыз. Әлбәттә, юлыбызда, укуыбызда авырлыклар да очрый. Тик без сынатмыйбыз, аларны җиңеп, алга барабыз. Киләчәктә дә шулай матур гына укырга, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярләмләшеп яшәргә нысыйп итсен.

5а сыйныфы укучылары