#9 2007 нче ел

Тату гаилә.

Безнең гаилә зур түгел. Әти, әни, абый һәм мин. Шулай да без бик матур яшибез. Әтием –Илгиз шофер булып эшли. Әнием – Лидия мех фабрикасында эшли. Абыем –Илдар 1нче Татар гимназиясенең 11 нче сыйныфында укый. Спорт белән шөгыльләнә, дзюдо буенча Казанда район ярышларында беренче урыннарны алып килә.

Әтием белән әниемнең эшләре күп булса да, буш вакытларны без бергә үткәрәбез. Җәйләрен әби-бабайга булышырга авылга кайтабыз, кышларын чаңгы шуабыз. Ә туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә безгә туганнар килә. Яңа ел бәйрәмен дә күңелле итеп үткәрдек. Әни тәмле итеп бәлеш пешерде, әти белән без чыршы бизәдек. Менә шулай дус, тату, матур гаилә булып яшибез инде без, Нуретдиновлар!

Нуретдинов ,4а

Минем әнием

Дөнья ямьле булсын өчен,
Көннәр якты булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Җил-давылдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөньяда иң кирәк кеше
Әни димәк.

Мин бу хикәяне шушы шигырь белән башлап китәргә телим. Чөнки безгә әниләребез шушы шигырь юлларындагы кебек җир йөзендә кулыбыздан тотып янәшә баручы кешеләр. Безнең белән нәрсә генә булмасын алар кебек борчылучы, безнең өчен барысына әзер булучы кеше юктыр мөгаен. Әниләр һәрвакытта да яхшыга өндиләр. Шуңа күрә әниләрнең сүзен аяк астына салып таптарга ярамый.

Минем әнием дә дөньяда иң әйбәт әни. Ни өчен дисезме? Чөнки һәркөн иртән мине назлап уята. «Исән сау йөреп кайт», дип мәктәпкә озатып кала. Мәктәптән кайтуымны тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Бишле алып кайткач, минем өчен шатлана һәм мине мактый. Ялгышларым булса төзәтә, орышкан вакытлары да була. Тик мин үпкәләмим, чөнки минем әнием һәрвакытта да дөрес әйтә. Мин үземнең әниемне бик нык яратам һәм аның йөзенә “кызыллык китермәм”.

Замалиев, 3б

Гаилә

Кулымда чәчәк бәйләме,
Бүген гаилә бәйрәме.
Чәчәк бәйләме белән
Котлыйм мин әниемне,
Котлыйм мин әтиемне,
Котлыйм мин сеңлемне,
Һәм кечкенә энемне.
Энем миңа караган,
Күзләрен моңландырган,
Мин бит саный алмыйм, ди,
Нәрсә соң ул гаилә? – ди
Мин бит әле кечкенә
Яшем дә бит өч кенә.
Гаилә ул – аңламасаң,
Әгәр саный алмасаң,
Бел, акыллым, гаилә ул –
Әти-әни, әби-бабай,
Апа-сеңел, абый-эне –
Кечкенә бер дәүләт ул.

Купирова Ландыш, 4а

Минем гаиләм.

Гаилә - ул бер йолдыз. Дөньяда бик күп гаиләләр (йолдызлар) бар һәм аларның һәркайсы үзенчә балкырга, яктылык нурларын таратырга тели. Мөгаен, дөньяда һәрбер кеше өчен иң мөһим әйберләрнең берсе, ул нинди гаиләдә тууың. Чөнки синең үз-үзеңне тотышың да, күзаллаувың да нәкъ менә шушы ноктадан башланып китә. Шуның өчен яхшы гаиләдә тәрбияләнү, ягъни туу да – ул бик зур бәхет дип уйлыйм.

Әлбәттә, һәр гаиләнең үз шәҗәрәсе бар. Шушы шәҗәрәләрне төзүдә безгә әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз булыша, чөнки алар буыннардан буыннарга күчеп килгән, һәр гаиләдә булган үзенә бер үзенчәлекне саклап килүче ялкын булып торалар. Тагын бер мөһим әйберләрнең берсе – ул гаиләнең эмблемасы, гербы. Һәр гаиләне үзенә карата бер эмблема белән күрсәтеп була, күбрәк бу сезнең гаиләгез нинди булудан торадыр, дип уйлыйм. Мисал өчен үземне китерәм. Безнең гаилә күбрәк иҗатка тартылган шуңа күрә эмблема да моңа туры килә. Анда тасвирланган кәлам, кәгазь бите, кара савыты шигырьләр язу белән кызыксынуны, буяу рәсемнәр ясарга тартылуны тасвирлый. Ә боларның барысын да мин чәчәк эченә алырга булдым, чөнки чәчәк минем өчен бәхет, шатлык, ниндидер иҗади нурланышны тасвирлый.

Инде үземә килгәндә, мин Минһаҗевлар гаиләсеннән булам. Үз гаиләм белән бик тә горурланам. Болай без гаиләдә бишәү: әти, әни, дәү әни, дәү әти һәм мин. Һәрберебезнең үз шөгыле, үзенең күңеленә хуш килгән эше бар.

Минем әтием, Илдус, заводта гравер булып эшли. Элегрәк буш вакытында рәсемнәр ясарга ярата иде, мөгаен миңа да аның осталыгы күчкәндер. Әтием белән без иң якын дуслар. Ул мине үзенең тыныч холыклы булуы, шул ук вакытта дөрес уйлый белүе белән дә сокландыра.

Минем әнием Гүзәл исемле. Элек ул ОАО “Татмебель” дигән берләшмәдә эшли иде, ләкин хәзер ул хуҗабикә. Мәктәптән кайтып кергәч, кайвакыт борынга телеңне йотарлык шундый тәмле исләр керә башлый! Бу минем әнием өчпочмаклар пешергән икән.

Әни белән без гел серләребезне уртаклашабыз. Ул минем өчен күктәге якты йолдыз кебек.

Минем дәү әнием Суфия исемле. Ул гомеренең күп вакыт дәверендә кибеттә эшләп чыккан. Аның бер таланты бар: шигырьләр язу. Балачагының бер өлеше сугыш вакытына эләксә дә, ул “Яз ае” дигән бер матур шигырь иҗат иткән. Шуннан берничә юлны тәкъдим итәм:

Яз ае, - күңелле, матур чор Яшь күңелгә дәрт бирә, моң бирә. Уйный, шаяра, көлә, хисләнә Киләчәге, бәхте турында уйлый. Яз ае һәр кешегә кагыла, Аны уйлата- уеннан уята. Җирне үз куйнына кочаклап, Яткан карны, бозны куа...

Минем дәү әтием Минвәли исемле. Ул 4 ел буена армиядә хезмәт иткән. соңыннан электрик-аккумоляторчик булып эшкә кергән. Дәү әтием бик шигъри җанлы түгел, әмма күп төрле көлкеле вакыйгаларны, такмакларны белә. Табигый яктан юмор хисенә бай, оптимистлыкка, үзенең максатына гел омтыла торган кеше.

Минем Әсхәт исемле дәү әтием бар иде, ләкин ул кызганычка каршы исән түгел. Шулай да ул безнең гаиләбезнең күңелендә гел якты истәлекләрдә генә саклана.

Минем исемем Айнур. 1 нче татар гимназиясенең 7 “А” сыйныфында белем алам. Яраткан шөгылем рәсемнәр ясау, шигырьләр язу, кызыклы китаплар уку. Минем туган абый-апаларым булмаса да, үземне беркайчанда ялгызлыкта хис итмәдем. Бәлки якыннарым һәм дусларым, яраткан шөгыльләрем булгангадыр да, төшенкелеккә бирелмичә, шатланып яшим. Чөнки аралашырга кешең булса, бу инде үзе бер бәхет.

Болай безнең гаиләбез иҗатка тартылган. Минем дәү әнием шигырьләр яза иде, әтием рәсемнәр ясый, ә мин үзем шушы ике шөгыль белән дә кызыксынам. Ләкин шул ук вакытта төрле матур сувенирлар җыярга һәм бер карашка гади булып күренгән әйберләрдән матур нәрсәләр ясарга да яратам. Иҗади нурланыштан кала, без сәламәтлегебезне кайгыртырга тырышабыз.

Минем өчен гаилә ул – асылташ. Әйдәгез, гаиләнең учагын суытмыйк, бер-беребезгә гел игътибарлы булыйк! Энҗе-мәрҗәннәрне яраткан шикелле, кадерле гаиләбезне дә яратыйк, асылташларны саклаган шикелле, гаиләбезне дә саклыйк!

Минһаҗева Айнур, 7а


Минем гаиләм

Без гаиләдә дүртәү. Әти, әни, абый һәм мин. Без дүртәү дип әйтүем бик үк дөрес булмас, чөнки Надршиннар гаиләсе – күп буынлы һәм киң колачлы гаилә.

Гаиләмнең һәр әгъзасының тормышка карашлары төрле, ләкин бу безгә комачау итми, киресенчә, төрле булуыбыз безне берләштерә.

Минем әтием – Рашат, шофер булып эшли. Әтием гаиләсендә беренче бала булганга, энесенә караганда кече яшеннән үк җитдирәк булган. Әбисе, Һәдичә әби (Карт әби) каты характерлы, шул ук вакытта бик яхшы булган һәм оныкларын бик яраткан. Ул бәхетле кеше, чөнки ул оныкларының балаларын да үстергән кеше. Әтием аны бик яраткан һәм шуңа күрә үзенең тормышыннан аның белән бәйле вакыйгаларны сөйләргә ярата. Минем бабам гармунда оста уйный белә, әти гармунчы малае булганга, гармун көйләрен моңлана-моңлана тыңлый.

Әнием – Фәйрүзә, фасовщица булып эшли. Ул гаиләдә уртанчы, ике малай арасында бер кыз бала. Әнием моңлы, шигъри җанлы кеше. Моңсу булган чакта ул һәрвакыт мине үзенең мәзәкләре, көлкеле такмаклары белән көлдерә, күңелемне күтәрә белә. Минем өчен ул әни генә түгел, чын дус та.

Абыемның исеме Айрат. Ул КГАСУның 5 курс студенты. Ул бик яхшы кеше. Абый эшләргә, эшеннән соң укуына да барырга өлгерә. Абыем спорт белән мавыга. Мәктәптә укыган вакытта дзюдо белән шөгыльләнә иде, ләкин аның спортка мәхәббәте күңелендә генә калды. Шулай да өйдә вакытта ул гел спорт каналын карый.

Мин үзем шигырьләр язам, рәсемнәр ясарга яратам. Минем бер хыялым бар: гитарада уйнау, ләкин әти-әнием гитара кыз балага туры килә торган уен коралы дип санамый. Хәзер дә исемдә, ничәнчедер сыйныфта укыганда минем бик тә әбиләр янына авылга кайтасы килә иде, ә әниләр каршы. Мин ул вакытта виоланчельдә уйный идем. Аны өйгә алып кайттым да, көне буе суда-суда көе белән өйдәгеләрнең башларын тентрәттем һәм шуннан соң мин үз дигәнемә ирештем, атна ахырында без авылга кайттык.

Минем әти-әниемә югары уку йортларына керергә мөмкинчелек булмаган, ләкин бу аларга дөньяда үз бәхетләрен табуга комачау итми. Без бер-беребезне тулыландырып торабыз, безнең гаилә дуслык мөнәсәбәтләрендә, гаилә җылысында яши. Мин үземнең гаиләм белән горурланам!.

Надршина Айсылу, 7а