#9 2007 нче ел

Тамчыгөл.

Яраткан шөгыле: гимнастика, бию.
Яраткан жырчысы: Римма Ибраһимова.
Яраткан артисты: Искәндәр Хәйруллин.
Яраткан киеме: классика.
Яраткан спектакльләре:”Телсез күке”, “Эзлэдем, бәгърем, сине”.
Яраткан ризыклары: алма, әнисе пешергән бәлеш.
Яраткан эчемлеге: гранат согы.
Яраткан төсе: ачык яшел төс.
Яраткан рестораны: юк.
Яраткан шәһәре: Казан.

Тамчыгөл Наил кызы Камаева 1987 елның 27 декабрендә Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында дөньяга килә. 2004 елда шушы авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан сон, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар эстрадасы бүлегенә укырга керә.

“Мин кечкенәдән җырлыйм. Беренче мәртәбә энем Булат тугач җырлаган идем. Ул вакытта миңа алты гына яшь иде. Аннан соң мин Минзәләдә узган “Таң йолдызы” исемле бәйгедә катнаштым. Әни алып барды. Икеләнеп кенә барган идек, 3 турга уздым.”Гран-при “ бирделәр. Җиңәрмен, дип уйламаган да идем. Шуннан соң мине төрле концертларга, бәйгеләргә чакырдылар. Хәзер минем сәхнәдән төшәсем дә килми, гомумән, җырдан башка яши алмыйм. Бер көн җырламасам, үземне канатсыз кош кебек хис итәм…

Мин әле яңа гына “Яна гасыр” каналында күрсәтелгән “Кайтаваз “сериалында Ләйсән ролен башкардым. Туфан ага Миңнуллинның оныгы Данияр белән бергә уйнадык. Ул анда татарча начар белгән кала егетен уйный. Ул минем белән таныша. Ә мин аңа: ”Әгәр дә минем белән аралашасың килә икән, үз ана телеңдә генә сөйләш!”-дигән шарт куям…

Төркиядә узган Бөтендөнья җыр, спорт һәм кино фестивалендә дә катнаштым. Мине “Халыклар дуслыгы” йорты тәкъдим итте. Төрек җырларын җырлавым ярдәм итте. Бик яхшы кабул иттеләр. Татарларны яраттылар. Төрле сувенирлар (тарихи биналарның макетлары) бҮләк иттеләр. Бөтенләй икенче дөнья шул анда.

Тиздән минем яңа альбомым “Сим-Сим”исеме астында чыгачак . “Сим-Сим” исемле җырым да шагыйрь Ркаил Зәйдулла сүзләренә язылган. Анда шәрекъ мотивлары өстенлек итә. Мин төрек җырларын да җырларга яратам. Минем тагын бер яраткан җырым бар. Ул Кәүсәрия Шәфикова сүзләре, Сәүбән Чуганаев көенә язылган “Аккош” җыры. Аны миңа укытучым Римма Ибраһимова бирде…


Кошлар суык икәнен дә
Белми түгел, беләдер,
Тик ул көтми, жәйне көтә…
Белә аккош-җан дускае
Ак төнбоек булып үсеп,
Дулкыннарда тирбәлер…

Күңелемә якын җыр текстларын эзлим. Кәефкә карап…Күңелле җырлар белән беррәттән моңсуларын да яздырам...

Укуымны бетергәч, җырчы булып калу. Тавышың, моңың белән яуларга кирәк халык күңелен...Бер урында гына таптанмаска, алга барырга кирәк.

Нургалиева Ләйсән, 7б