#9 2007 нче ел

Шоколадның да була зурысы...

Мадридта кондитерлар 7 тонналы шоколад ясаганнар. Бу тәмлекәйне 10 кондитер билгеле рәссам Луис Моррейро булышлыгында зур йөрәк рәвешендә эшләгән. “Йөрәк”нең биеклеге – 4, киңлеге – 5, калынлыгы 0,7 метр. Моңа кадәр элекке рекордчы Хосе Рафаэль (Аргентина) Кордобе шәһәрендә 5 тонналы шоколад-өй эшләп, Гиннессның рекордлар китабына кертелгән булган.







Иң-иңнәр...

• Иң җиңел агач – бальза. Ул судан 9 мәртәбә җиңелрәк. Чынлыкта бу агачта агач матдәсе 7 генә процент. Иң авыр агач – гваяк. Ул судан 1,37 тапкыр авыррак һәм аның 87 процентын агач матдәсе тәшкил итә.

• Иң биектә яшәүчеләр – үрмәкүчләр. Алар тауларда 7500 метр биеклектә яши ала. Бу үрмәкүчләр җил нәрсә китерсә, шуның белән туклана. Кошлар – 4500 метр биеклектә, ә кайбер күбәләкләр тауларда 6000 метр биеклектә яши.

• Иң җитез кошлар дип карлыгачлар санала. Әмма алардан да тиз очучы лачын бар. Ул карлыгачларны очканда куып җитеп тота. Иң еракка һәм биеккә очучылар – бөркетләр һәм грифлар.

• Иң зур бака (аларның 250 төре бар!) - голиаф дигән бака. Ул Африка урманнарында яши. Буе – 90 сантиметр, авырлыгы – 3 килограмм. Америкада 600 граммлы үгезбака бар. Аның ите затлы рестораннарда кыйммәтле ризык санала.

• Иң озак яшәүче агач – секвойя (Американың Калифорния тауларында үсүче ылыслы агач). Ул 3 мең елдан артык яши. Күптән түгел Мисыр пирамидалары белән яшьтәш нарат агачлары таптылар. Иң карты – 4600 ел яшәгән.


Көлү чирләрдән саклый

Билгеле булганча, көлү гомерне озайта һәм тормышны яхшырта. Нигә шулай соң ул? Әлеге сорауга Америка психологлары җавап эзләгәннәр. Аларның тикшеренүендә 10 мең кеше катнашкан. Бу кешеләргә берничә кызыклы видеоязма карарга тәкъдим ителгән. Тәҗрибәгә 2 көн кала, аннары 15 минут кала һәм тәҗрибә беткәч, белгечләр аларның психологик халәтен берничә күрсәткеч буенча бәяләгәннәр. Алда булачак кызык турында уйлау да организмның халәтен яхшырта икән. Тәҗрибә үткәрергә 2 көн кала кешеләрдәге депрессия күрсәткече – 51 процентка, каушау – 36 процентка һәм арыганлык 15 процентка кимегән. Видеоязманы карап бетергәч, алар өчен тормыш тагын да күңеллерәккә әйләнгән: депрессия – 98 процентка,каушау – 75 процентка, арыганлык 87 процентка кимегән. Алга таба үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, тормышка оптимистик караучылар, пессимистларга караганда, йогышлы авыруларга ныграк каршы торалар икән.

Әхтәмова Ранилә, Гәрәева Рәмзия, 6а