#8 2007 нче ел

Яңа ел...


Күрә белгән, сөя белгән
Барча зирәк затларга
Тиешле бәйрәм шатлыгы
Оча кушылып ак карга.
Җилпенә ак күбәләкләр,
Җилпенә җир өстендә.
Сүзгә күчмәс барча серләр
Күренә алар төсендә.

















Инде Яңа ел килеп җиткән! Ә без сизми дә калганбыз. Башкарып чыгасы эшләр – тау чаклы! Якын кешеләргә бүләкләр әзерлисе бар. Дус – ишләргә- котлау открыткалары язасы... Яңа кием хәстәрлисе... Бу нинди ел булачак ? Ә, әйе, тычкан елы!Соры мыштым тычкан түгел инде, алтын төсендәге диләр әнә...Күз явын алырлык булсын күлмәгең!Тагын... Яңа ел табынын әзерлисе. Сюрпризлар уйлап чыгарасы...Ә иң мөҺиме:

  • Билгеләреңне төзәтергә, ягъни бер- ике “4”леңне “5”легә әйләндерергә!

  • Изгелекләр эшләргә (әниеңә булышырга, дусларыңа ярдәм кулы сузарга һ.б)

  • Яңа елга костюм әзерләргә.(бал- маскарадта кем булып киенәсең?)

  • Гафу үтенергә!

  • Бүләкләр әзерләргә!

Шушы мәшәкатьләрдән арынып,урамдагы матурлыкка күз салыйк әле...

Урамда ак кар ява, дөнья тылсымлы, җемелдәгән карга күмелгән юрган астында җылы йокыга талган. Тирә-якта гүзәллек, сафлык, күңел күтәренкелеге. Һавада вальс биегән шикелле кар бөртекләре оча, урамдагы фонарьның уты астында кыйммәтле асылташ кебек ялтырыйлар. Кешеләр дә эшсез утырмый. Бөтенесе кырмыска оясында шикелле каядыр ашыга. Дөрес, тиздән көтеп алган Яңа елыбыз җитә, Алла Боерса. Инде якыннарыбызга бүләкләр дә әзерлибез, җылы сүзләр әйтеп, ел буена булган вакыйгаларга нәтиҗәләр ясап, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, иң кадерле кешеләребез белән табын янына җыелабыз.

Мәктәпләрдә дә эш кызу бара. Безнең гимназия укучылары Яңа елга бик актив әзерләнә. Инде киләсе елга багышланган плакатлар, стендлар ясыйбыз, сыйныфларны бизибез, мәктәпнең тышкы күренеше дә чыршы белән бизәлгән. Әле бит декабрь аенда күп кенә кешеләрнең туган көннәре дә. Бу инде бер бәйрәмгә тагын бер бәйрәм күңел күтәренкелеген өсти.

Ләкин Яңа елны әле төрле илләрдә дә төрлечә каршылыйлар. Шуларның һәрберсе турында сөйләп китәм.

Америка котлау открыткалары буенча ел саен барлык рекордларны да бәрә.

Бирмада һәм Таиландта Яңа елны елның иң эссе вакытында каршы алалар, шуңа күрә һәр очраган кеше бер-берсенә су сибә. Бу үзенә карата Яңа килүче елда шатлык һәм бәхет теләү йоласы.

Швециядә, Яңа ел вакытында, күршеләрнең ишек төбендә савыт-саба вату йоласы бар.

Франциядә Яңа ел вакытында прәннек эченә борчак тыгып пешерәләр. Ә күршең өчен иң яхшы бүләк – тәгәрмәч.

Шулай итеп, төрле илләрдә, Яңа елны төрлечә каршылыйлар. Һәр халыкның үз йоласы кызыклы, үзенчәлекле. Ләкин алар барысы да, бары тик бер әйбернең мәгънәсен белдерәләр. Ул – кешеләргә мәрхәмәтле булу, Яңа елда бары тик шатлык, бәхет, яхшылык кына синең өеңнең ишекләренә каксын дигәнне аңлата. Шуңа күрә, Яңа ел ул бүләкләр, ял итү һәм күңел ачу гына түгел, ә дөньяда һәр кешедә дә булырга тиешле яхшы, күркәм сыйфатлар, ягъни җылы сүз, бер-береңә игътибарлы, миһербанлы булу. Укучылар, онытмагыз шуның турында!


КИЛӘСЕ ЯҢА ЕЛЛАР БЕЛӘН СЕЗНЕ!

Минһаҗева Айнур 7б