#8 2007 нче ел

Кар бөртеге.


Кар бөртеге кунды кулыма,
Эреде дә төште шул ук минутта.
Шундый кыска гомерле иде,
Йөрәгемне минем әрнетте.
Салкын кулларым җылындымыни?
Аның яшьләре җылыттымыни?
Кар бөртеге юк булды,
Ләкин зур эз калдырды.
Күңел түремә үтеп,
Калды кулымда шул
Су тамчысы гына.
Көмеш төсле ялтырый,
Тамчының суы.
Елга кебек чылтырый,
Бөртекнең күз яше.
Кызгандым үзен,
Бик тиз югалттым
Мин аны бүген...

Минһаҗева Айнур, 7а

Кыш килде.

Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.

Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе-саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз – кызыл- түшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.

Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына:”Тук-тук-тук”.

Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт узгач, салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп

Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән үз, кыш!


Нуриева Алина, 6а