#8 2007 нче ел

Ниһаять, ак карлар, бураннар, үзенә генә хас булган бер гүзәллек белән кыш килеп җитте. Көтеп алган декабрь аенда, Яңа ел алдыннан күп кенә вакыйгалар булып узды. Алар безнең гимназияне читләтеп үтмәде. Айның башыннан гына башласак та, инде 2 нче декабрьдә үк Россия Федерациясенең Федераль җыелышының Дәүләт думасына депутатлар сайладылар. Сайлаулар безнең гинмазиядә дә булып үтте. Хөрмәтле директорыбыз, укытучыларыбыз, бөтенесе дә сайлауларга үткәрергә әзерләнде. Ә гимназистларга бер көнлек ял бирелде. Сайлаулар нәтиҗәсендә иң күп тавышларны “Единая Россия” җыйган булып чыкты. Гимназиядә һәр көн кайнар эш кайный. Чыннан да, барлык укучыларыбыз, укытучыларыбыз елның иң матур бәйрәменә, Яңа елга әзерләнәләр. Икенче катта, инде бәйрәмгә багышланган стендлар, плакатлар, рәсемнәр эленгән. Һәр класс үзенчә киләсе елны тасвирлый, аңа бер гүзәллек, матурлык кертергә тели һәм шул сәбәпле сыйныфларын бизәделәр. Мәктәпнең тышкы ягы да читтә калмады, аңа да бер бизәлеш, яңарыш өстәлде. Җәйге матур чәчәкләребез инде булмаса да, тирә-якта ап-ак, җемелдәгән карга, җем-җем утлы гирляндаларга күмелгән агачлар үсеп утыра. Гимназиягә кергән вакытта баш очыңда серле бер яктылык. Бу яктылыкны фасадның түбәсендә урнашкан ясалма чыршы чәчә. Хәтта шул чыршы да кышкы салкын көннәрдә, Яңа ел символикасы булып, укучыларга укырга стимул биреп тора.

Ә менә вакыйгаларга күчкәндә, 14 нче декабрь көнне безнең гимназиягә галимнәр-рационализаторлар килеп китте. Алар үзләренең тормыш юлларында булган кызыклы вакыйгалар, чит ил галимнәре, аларның тәҗрибәләре һ.б. турында сөйләп киттеләр. Мәсәлән, аларның берсе, үзенең ничек шариклы каләмне уйлап тапканлыгы турында әйтеп үтте, ләкин бәхет кошы аның ягында булмаган. Чөнки ул потент ала алмаган һәм берничә елдан соң америкалылы галим шушындый әйберне уйлап таба һәм миллионер булып китә. Шуңа күрә галим, гимназия укучыларына аның хаталарын кабатламаска киңәш итте һәм әгәр дә араларыбызда шундый уйлап табучылар булса, аның турында хәбәр итәргә диде. Шулай ул үзенең һәм коллегаларының уйлап табулары турындагы китапларны тәкъдим итте. Галимнең төп максаты булып, укучыларны уйлап табучылыкка өндәү иде. Галимнәр фикеренчә, төрле предметларны ясар алдыннан, без иң беренче чиратта табигый материалларны файдаланабыз. Дөрестән бу шулай. Табигать – кешегә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән иң бай һәм күптөрле әйбәрләрнең берсе. Физика, химия законнарына буйсыну ярдәмендә, тарихка бик күп талантлы кешеләрнең уйлап табулары кергән. Мәсәлән, хәтта төрле савыт-сабаларны да бит кешеләр кызыл балчыктан, ягъни табигый материаллардан ясый башлаган. Гимназиягә килгән кунакларыбыз бик кызыклы әйберләр турында сөйләделәр һәм без аларга файдалы мәгълүматлар биргән өчен бик рәхмәтле.



Шулай ук гимназиядә район һәм шәһәр буенча төрле фәннәрдән олимпиадалар булып узды. 7-11 нче сыйныф укучылары олимпиадаларда катнашып, гимназия данын якладылар һәм лаеклы урыннар алдылар.

Безнең гимназия укучылары моның белән генә канәгать түгел. рус теле укытучысы Искәндәр Илдарович җитәкчелегендә 5-7 сыйныфлар “Эрмитаж” филиалында “Борынгы Рим һәм Яңарыш чоры” темаларына багышланган лекцияләр тыңларга бардылар. Ә 19 нчы декабрь көнне гимназиягә телевидениядән кунаклар килделәр. Алар Зиннәтуллин Марсель һәм Надршина Айсылудан интервью алдылар. Аларның әңгәмәләре гимназия порталындагы “Net school” ссылкасына багышланган иде.

Инде 2 нче чирек тә бетеп килә. Ләкин укучылар өчен бу соңгы атналар бәйрәмне көтү һәм билгеләр чыгару белән бергә чиратлашып килә. Шуның өчен дә гимназия укучылары контроль эшләргә, тестларга әзерләнә, начар билгеләрен төзәтә һәм әлбәттә, бәйрәм кичен көтә.

Яңа елга бер атна калды. Шуңа күрә укучылар билгеләрегезне төзәтегез, контроль эшләргә әзерләнегез. Уңышлар сезгә!

Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур, 7а