#8 2007 нче ел

Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булыйк!

Нәрсә ул шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек сүзе? Кешеләр танышлары белән дә таныш булмаган кешеләр белән дә әдәпле сөйләшәләр. Беркайчан да кычкырмыйлар,бәхәсләшмиләр,һәрвакытта булышалар,тупас-ямьсез сүзләр әйтмиләр.

Быел 2007 ел хәйрия елы дип игълан ителде. Шуңа күрә бик күп оешмалар,мәктәпләр олы кешеләргә, ятим балаларга ярдәм кулы суздылар.

Күп кенә оешмалар ятимнәр йортына акчалар күчерделәр,картларга матди яктан булыштылар. Менә безнең мәктәп тә шундый эшләрдә катнаша.

Без сыйныф белән ветераннарга булышырга бардык. Ветераннарның хәлләрен белдек, идәннәрен юдык, өйләрен җыештырдык, аларга үзебез әзерләгән кечкенә генә бүләкләр бирдек. Без булышкан арада алар чәй әзерләделәр.Чәй табыны артында алар безгә үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр. Без аларның сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладык. Алар белән фотога төштек.

"Әздән күңел була - Юктан хәтер кала." дигән мәкаль бар. Без килгәч,аларның күңелләре күтәрелде. "Инә дә бүләк, Дөя дә бүләк" диләр. Безнең кечкенә генә бүләгебезне алар зур итеп кабул иттеләр. Безне моңсуланып озатып калдылар. Без аларга буш вакытларыбызда килербез дидек. Безнең сыйныф аннан башка “Гаврош” исемдәге балалар йортына бардык.Анда әти-әниләре ташлап киткән балалар тәрбияләнә. Аларның йөзләрен моңсулык баскан. Балалар безне бик шатланып каршы алдылар.Без үзебезнең бүләкләребезне тараттык.

Безнең сыйныф шушы ел эчендә эшләгән эшләре турында ”шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек” турында альбом ясады. Анда ветераннар һәм ятим балалар турында материаллар тупланган.

Кешеләр бер-берсенә хәйрия елында гына түгел, һәрчак мәрхәмәтле булырга тиеш.

Әйдәгез, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк булыйк!


Кадырова Энҗе, 6б