#8 2007 нче ел

Сез беләсезме?

Яңа елда открытка бүләк итү гадәте 19 нчы гасырда башлана. Иң беренче яңа ел открыткасы 1843 нче елда Лондонда җибәрелә.

Германиядә Яңа ел бәйрәмнәре бездәге кебек бер генә көн бәйрәм ителми, 6 нчы декабрьдән үк башлана.

Яңа ел сәгате 12 тапкыр сукканны барыбыз да белә, ә Япониядә бу сан 108гә җитә икән.

Җир шарында Яңа елны иң беренче булып Кирибати утравында һәм Тонго корольлегендә Нукуалофа шәһәрендә яшәүчеләр каршылый (Океания). Шул ук Океаниянең көнчыгышындагы Самоа дәүләтенә Яңа ел бер тәүлек һәм бер сәгать узганнан соң гына килә.

Билалетдинова Зөһрә, 6а



Чүл корабы.

Дөя – чүлнең кырыс табигатенә иң яхшы яраклашкан хайван. Әмма акыл ягына килгәндә, шактый артта калган җан иясе. Аның борын тишекләре ком бураннары вакытында ябылып тора, бар әгъзалары эссе чүл шартларында яшәүгә яралашкан.

Аякларындагы зур, көчле сөялләре салкыннан һәм кайнар комнан саклый, авыр йөк (200-300кг) ташучы дөягә комда барырга ирек бирми. Ул шушы йөк белән сусыз, ашаусыз көнен 40 км ара үтә ала.

Дөяне иң яраткан ризыгы - чәнечкеле кына (мимоза). Дөяне иреннәре, аңкавы һәм теле шулкадәр каты, ул чәнечкеләрне сизми дә чәйни. Аркасындагы бөкресе ашау-эчү булмаганда азык-төлек склады ролен үти. Ул – су чынагы да, чөнки бөкредәге май катламы организмда эрегәндә су барлыкка килә. 100г май 107г су бирә .

Озын юлдан соң су күрсәләр, дөяләр бер-берсен этешә –төртешә суга таба чабалар һәм судан аерыла алмыйча эчәләр. Бу вакытта дөя су мичкәсенә охшап кабара. Шулкадәр су тупласа да, дөя аны бик саклап кына тота. Аның үпкәсе дә шуңа көйләнгән. Дөя тәненең температурасы 33 градустан 40 градуска кадәр җылылыкта була ала. Тик ул үзенең кызулыгына игътибар итми. Эссегә чыдый алмый башлагач, дөя тирли, ләкин аз гына, чөнки аның тиресе бик калын - җылылыкны яхшы үткәрә.

Эссе чүлдә яшәве бик кыен, шуңа күрә дөянең күптөрле саклану чаралары бар. Дымны югалтканда, дөядә матдәләр алмашы акрын бара. Айлар буе эшләп, чәнечке ашап, чиста су урынына күлдәвекләрдән генә су эчеп тә яши ала. Әмма ул шундый ук озын ял да таләп итә. Кайчагында ялы бер елга да сузыла.

Кадырова Энҗе, 6б

01.12.2007

Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, Республтканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 77 ел (1930 – 1995)

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ( Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителде. 1988 елдан билгеләп үтелә).

03.12.2007

Татар халкының мәшһүр композиторы Салих Сәйдәшевне искә алу көне(1900 – 1954)

Халыкара инвалидлар көне (БМОның Генераль Ассамблеясе 1992 елда раслады).

05.12.2007

Актриса, Татарстанның атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтҗановага (Әлмәт театры) 77 яшь (1930).

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 57 яшь(1950).

Русия хәрби даны көне (1941 елда Мәскәү янында совет гаскәрләре контрһөҗүм башланган көн).

Халыкара икътисадый һәм социальүсеш алган өчен көрәшүче иреклеләр көне(БМО Генераль Ассамблеясенең 1985 елның 17 декабрендә булган 40 нчы сессиясе карары белән билгеләп үтелә).

7.12.2007

Халыкара гражданнар авиациясе көне(1994 елдан билгеләп үтелә).

10.12.2007

Кеше хокуклары көне(1948 елда БМОның Генераль Ассамблеясе кеше хокукларын яклау буенча Бөтендөнья декларациясен кабул иткән көннән башлап билгеләп үтелә).

11.12.2007

Иҗтимагый-сәяси, дини-әхлакый гәзит “Өлфәт” нең (“Бердәмлек”) чыга башлавына 102 ел (1905).

Бөтендөнья балалар телетапшырулары көне (БМОның балалар фонды тарафыннан 1994 елда игълан ителде). Русиядә һөнәри вазыфаларын башкарганда һәлак булган журналистларны искә алу көне(1991 елдан үткәрелә башлады).

Бөтендөнья астмага каршы көрәш көне.

12.12.2007

Русия Федерациясе Конституциясе көне(1993 елдан кабул ителде) – ял көне.

Лицензия-рөхсәт эше хезмәткәрләре көне(1924 елда милиция рөхсәт системасы хезмәте оешмасы оештырыла һәм аңа барлык төр коралларны, шартлаткыч матдәләрне битештерүгә, сәүдә итүгә, саклауга, файдалануга һ.б. бердәм тәртипне күзәтү вазыфасы йөкләнә).

15.12.2007

Актриса һәм жырчы, Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.

Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәридә Кудашевага 87 яшь (1920).

16.12.2007

Стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләре көне.

17.12.2007

Фольклорчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ленар Җамалетдиновка 72 яшь(1935).

18.12.2007

Бухгалтерлар көне.

19.12.2007

Талантлы журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ялкын” журналының баш мөхәриррире Эльмира Закировага 52 яшь(1955).

Урыс шагыйре һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Кожевниковага 57 яшь(1950).

20.12.2007

Русиянең иминлек саклау органнары хезмәткәрләре көне.

22.12.2007

Энергетиклар көне.

23.12.2007

112 ел элек (1895) Казанда крайны өйрәнү музее ачылды.

24.12.2007

Башкортстан Республикасы Конституциясе көне(1993 елда кабул ителде).

25.12.2007

Артист Ситдыйк Айдарованың тууына 112 ел (1895 – 1938).

Язучы Гурий Тавлинның тууына 82 ел (1925).

25 декабрь – 5 гыйнвар – Нардуган бәйрәме, ягъни Яңа ел көннәре.

26.12.2007

Язучы Газиз Иделнең тууына 102 ел (1905 – 1985).

27.12.2007

Русия коткаручылары көне.

29.12.2007

Халыкара биологик төрлелек көне.

30.12.2007

СССР төзелгән көн(1922).