#8 2007 нче ел

Без булдырабыз!

Акыл белән гамәл кыла белгән
Халыкта тик – шәхес табыла.
Халык белән шәхес даны үсә,
Шәхес белән – халык таныла.

Эльмира Шәрифуллина.








1 нче татар гимназиясе укучыларының күбесе көннән-көн белемнәрен арттырып тора. Безнең гимназистлар күп кенә олимпиадаларда җиңәләр, мәктәп данын яклап һәрьяктан үзләрен сыныйлар. Шундый алдынгы укучылар рәтендә булганнарның берсе – Сәлимгәрәева Ландыш.

Тулы исеме: Сәлимгәрәева Ландыш Шамил кызы.

Йолдызлыгы: үлчәү.

Туган елы: 07.10.92

Хобби: кызыклы китаплар уку.

Ландыш белән әңгәмә корып алыйк.

– Ландыш, син күбрәк нинди фәннәрне яратасың?

– Математика, әдәбият һәм рус әдәбиятын.

– Яраткан укытучыларың бармы?

– Мин укытучыларның бөтенесен яратам.

– Ә мәктәпне укып бетергәч нинди югары уку йортына керергә телисең?

– Минем теләгем – КГФЭИда уку.

– Сиңа күбрәк нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсың?

– Тырышлык, үзеңнең куйган максатыңа ирешү.

– Ландыш, сер булмаса, син нәрсә турында хыялланасың?

– Белемле, укымышлы, бәхетле булу турында.

– Күз алдыңа китер, Рәшитов Булат президент постын калдырды ди, һәм сине лидер итеп сайладылар. Син, гомумән гимназиядә нәрсәләрне үзгәртер идең?

– Гимназиябездә миңа бөтен әйбер дә ошый. Безнең үзидарә президентлары мәктәпне яхшыртыр өчен барлык әйберләр дә эшләделәр. Шуңа күрә мин дә аларның политикасын алып барыр идем.

– Үзеңнең мәктәп тормышына килгәндә, берәр нинди кызыклы вакыйгалар булдымы соң?

– Кызыклы вакыйгалар күп булды инде. Аларның берсен генә аерып күрсәтеп булмый.

– Әгәр дә сиңа берәр атаклы кеше белән аралашырга туры килсә, синең беренче адымың?

– Беренче эш итеп мин бу кеше белән исәнләшер идем.

– Син уңышка ничек ирештең? Бәлки безгә дә кайбер киңәшләр бирерсең?

– Минемчә, уңышка тырышып кына ирешеп була. Шулай ук күбрәк китаплар укырга кирәк, үзеңнең вакытыңны дөрес билгеләргә һәм үзеңнең көчләреңә ышанырга.

– Син һәрвакыт китап кына укып утырмыйсыңдыр. Ә татар эстрадасында синең яраткан җырчыларың бармы?

– Минем яраткан җырчыларым Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Иркә.

– Әйдә синең уңышларың турында сөйләшеп алыйк әле. Кайсы фәннәрдән олимпиадаларда катнаштың? Ничәнче урыннар алдың?

– Рус теленнән, татар теленнән, химиядән - 3 нче урыннар, ә татар әдәбиятыннан 1 нче урын алдым.

– 1 нче сыйныфтан 1 нче гимназиядә укыйсыңмы? Гимназиянең башка (мәктәп)гимназиядән өстенлеге?

– Мин бу гимназиядә 2 нче сыйныфтан бирле укыйм. Минемчә, безнең мәктәптә дисциплина, укыту югары дәрәҗәдә.

– Ландыш синең белән аралашу бик кызыклы булды. Җылы һәм файдалы әңгәмәң өчен рәхмәт. Уңышлар сиңа!


Ландыш белән очрашып әңгәмә коручылар 7 “А” сыйныфы укучылары Минһаҗева А. һәм Надршина А.