#8 2007 нче ел

Һөнәрләр дөньясына сәяхәт

* Кеше җир йөзенә хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт.

Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. “Хезмәте барның, хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

* Без әле кайчан гына беренче тапкыр мәктәпкә килгән идек. Уку елларының узганы сизелми дә калды. Баксаң, мәктәпне тәмамларга да күп калмаган. Без озакламый төрле тармакларга эшкә урнашырбыз, укуларны төрле уку йортларында дәвам итәрбез.

Кем булырга?! Кем булырга?!
Шундый сораулар туа.
Уйлап утыргач берзаман
Менә шундый уй туа.
Булырмын мин адвокат,
Бәлки әле музыкант,
Булырмын мин сатучы да,
Бәлки әле җырчы да...

Энҗе

* Борын-борыннан ук безнең бабаларыбыз иң эшчән, иң уңган дигән исемгә лаек булганнар. Нинди генә эшләр башкармыйлар алар. Кирәк чакта игенче дә, балта остасы да, ә әбиләребез оста тегүче, чигүче дә булган. Аның белән генә чикләнмичә, үткәрелгән бәйрәмнәрдә үзләренең җырга, биюгә, җор теллелеккә оста булуларын да күрсәткәннәр. Безгә әби-бабаларыбыздан үрнәк алып, үзебезгә ошаган һөнәрне сайлап, бөтен күңелне биреп башкарырга гына кала.

Гүзәл

* Безнең гимназияне тәмамлаган яшьләр тормышта үз урыннарын таба алдылар. Алар туган илебезнең күп тармакларында эшлиләр. Без аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанабыз. Алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйбыз, алардан үрнәк алабыз.

Әйдәп әйткән сүзләр өчен рәхмәт
“Атлагыз – дип, безнең юллардан!”
Киләчәккә бару путевкасын
Без бит алдык сезнең куллардан.

- дигән шигъри юллар белән дәвам итәсе килә.

Әйе, дөньяда һөнәрләр күп, кайсын гына сайлап алсак та, кем генә булсак та, кеше булып калыйк.

Сайларбыз юлның хыял кушканын,
Ерак-ерагын, күккә ашканын.
Чакыра безне, эшлисе эшләр,
Күзләрдә өмет, йөрәктә хисләр.

Айсылу