#7 2007 нче ел

Бәйрәм белән, әнием, күз нурым!

     





Син мине бишектә тирбәттең,
“Өметем, күз нурым” дип әйттең,
Көйләрең бәгъремә уелды,
Балачак җыр булып тоелды.



















Әниләр көне

25 нче ноябрь көне Әниләр көне итеп билгеләп үтелә. Һәр кешенең иң якын, иң кадерле, иң кирәкле кешесе – ул әни. Безнең гимназиядә дә бу көн турында онытмадылар. Гимназиянең 2 нче катында әниләр көненә, әниләргә багышланган рәсемнәр, плакатлар, стендлар эленгән иде.

Һәр кешегә үз әнисе – дөньядагы иң әйбәт кеше. Минем өчен дә шулай ук. Шуңа күрә мин әниемә шигырь дә багышладым:

Әни


Шушы сүздән соң гына,
Моңсу кайгы-хәсрәт югала.
Шушы сүздән соң гына,
Бәхет-шатлык пәйдә була.

Көмештәй чиста су
Ага күлләр буйлатып.
Кардай ак сүз
Агыла күңел буйлатып.

Күкрәкләрне тутырып,
Сулый табигать баласы.
Күңелләрне күтәреп,
Әни! – дия кеше баласы.

Ана күңеле иң чиста,
Ана туры юлга бастыра.
Әни генә - бу дөньяда,
Җәннәт ачкычы була.


Әнине яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Моның турында һәр кеше белә. Ләкин бу дөньяда әни сүзеннән бөтенләй мәхрүм ителгән балалар да бар. Шуңа күрә, укучылар, “Әни” дигән сүзне әйткәч, аның нинди кыйммәт алтын икәнлеге турында онытмагыз. Аналарның күңеле кыл шикелле нечкә. Шуның өчен, әнигә авыр сүз әйтеп, йөрәген яраламыйк. Алар безнең иң гүзәл йолдызларыбыз бит.

Әни – кыр уртасында бер үзе үсеп чыккан роза чәчәге кебек матур һәм, һәркемнең өен яктыртучы кояш кебек, җылы нурлары белән күңелне күтәрүче һәм нурландыручы зифа зат.

Шулай итеп, мин дөньядагы барлык әниләргә дә озын гомер, ныклы сәламәтлек, юлларында ак чәчәкләр булуын, тормыш иптәшләре белән пар канатлы аккош кебек бәхет диңгезендә йөзүләрен телим һәм, гомумән, аларның һәр көннәре кояшлы, һәр мизгелләре шатлыклы булсын иде.

Әниләрегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез!

Минһаҗева Айнур язмасы, 7а
Абделганиева Римма рәсеме, 5 б

Ана – бөек исем!

Ана! Нинди тылсымлы, нинди мәгънәле, нинди серле сүз!

Безне һәрберебезне, кем генә булсак та, Ана тудырган, күз карасыдай саклап Ана үстергән, Ана кеше иткән, Ана җыр көйләп бишектә тирбәткән, безнең беренче елмаюыбызны күреп Ана сөенгән, туган телне дә, халык моңнарын да Ана күңелгә сеңдергән.


Ана – бөек исем.
Нәрсә җитә ана булуга
Хатыннарның бөтен матурлыгы
Бөтен күрке ана булуда.

Һ.Такташ

Аналар! Сезнең бөек җан булуларыгыз җырларда да, риваять-легендаларда да, шигырьләрдә дә, мәкаль-әйтемнәрдә дә - горур баш имәс икәнлегегез әйтелә.

Әнкәем мин башымны иям тик синең алда гына.

Дөньяның авыр мәшәкатьләре сезнең җилкәгезгә төшмәсен. Әгәр дә өйдә әнкәй булмаса, өй кояшы сүнә, табын ямьсезләнә, күңелсезләнеп кала. Өйнең яме бетә. Әниләребез кайларда эшләсә дә, табибмы, укытучымы, әллә берәр төзелештә инженермы, язучымы – барыбер тормышта дә , гаиләдә дә әни булып кала. Әйдәгез дуслар, әнкәйләрне онытмыйк, алар бит безнең тормышыбызга ямь өстәүчеләр. Әнкәйләрне саклыйк дуслар! Әнкәйләргә карата, йөрәгегездә үпкә, ачу сакламагыз әниләр гаҗәеп әйбәт кешеләр.

Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә көлеп яшәүче кем? Әниең!

Сине иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул? Әниең ич! Алда безне тормыш сыныулары көтә. Шул сынауларны узганда, сыналмыйча-сыгылмыйча, тормыш юлларын дәвам итик. Аналардагы сабырлыкны ихтияр көчләрен үзебездә дә булдырыйк.


Күпме сулар кичтем мин
Җир йөзләрен айкадым.
Әнкәйдән дә кадерлерәк
Җан иясен тапмадым.

Күкнең хәтта кояшы да,
Ае да йолдызы да
Тиңләшә алмый әнкәйгә
Син – гади җир кызына.

Әхтәмова Ранилә, 6а


Әнкәйләргә


Өйрәник без яхшылап
Әниләрне хөрмәтләргә.
Һәр минутта булышып,
Эшләрен җиңеләйтергә.

Чәчәкләргә генә күмелсен
Аларның һәр адымы.
Яхшылыкка гел юлдаш булсын
Аларның һәр юлы.

Минһаҗева Айнур, 7а