#7 2007 нче ел

Садыйкова Сара

Сара Садыйкова 1906 нчы елның 1нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Ул П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала. 1939 нчы елда ул ТАССРның данлыклы һәм 1976 нчы елда - ТАССРның халык артисткасы исеменә лаек була.

Ул кайгыларны, авырлыкларны белми, авыруларга бирелми. Ул үзенең эшендә бәхет таба, ул кешеләргә көч бирә торган, җир йөзенең матурлыгын, яшәүнең ямен күрсәтә торган җырлар яза. Бу көйләр йөрәктән йөрәккә күчеп баралар, алар бәхет һәм яктылык белән тулы, чөнки аларны ТАССР халык артисткасы, җырчы, композитор Сара Садыйкова язган. Аның иҗаты искиткеч күп төрле. Ул бик матур итеп җырлый да, шагыйрьләр язган шигырьләргә спектакльләргә көйләр яза, музыкаль комедияләр дә уйлап чыгара. Сара Садыйкова иҗатына бик күп төрле истәлекләр багышлана. Аны татар опера иҗатында беренче карлыгач дип атыйлар, аның тавышын моңлы сандугач тавышы белән тиңлиләр. «Халык аның көчле таланты барлыгын белә»- дип яза аның турында «Социалистик Татарстан» гәҗите битләрендә, филологик фәннәре докторы, профессор М.Гайнуллин. Әйе, халык Сара Садыйкова сәнгатенә зур бәя куйды - халык аның җырларын яратып тыңлый. Һәм менә шул халык мәхәббәтендә аның зур бәхете.

С.Садыйкова Казан шәһәрендә, приказчик гаиләсендә туган. Кызның ата-анасы алдынгы карашлы кешеләр булганнар һәм аны кечкенә вакыттан ук, эшчән булырга, китап, сәнгать яратырга өйрәткәннәр. Өйдә китаплар күп булган. Һәм кечкенә Сара Г.Тукай, Ф.Әмирхан, А.Пушкин, М.Лермонтов китапларын укый. Кызның әнисе гармунда искиткеч итеп уйнаган. Бернинди каршылыкларга, куркытуларга карамыйча, ул үзенең буш вакытын музыкага багышлаган. Кечкенә Сараның да музыкаль сәләтләре кече яшьтән үк күренә башлый. Инде дурт-биш яшьтә гармунда да, бик яхшы уйный башлый, жырлый, тамашачыларны үзенең серле тавышы, искиткеч интонациясе белан гажәпләндерә ул. Сара, үзенең демократик карашлары белән данлыклы Аитов мәктәбендә, гимназия программасы буенча укый. Шуннан соң ул Казан педагогика техникумына укырга керә . Аны анда татар халкының беренче композиторларының берсе, талантлы музыкант Солтан Гәбәши укыта. Искиткеч матур тавыш һәм кызның якты сәләтләре С.Гәбәшины кызыксындыра. Ул аңа хорда җырларга, үзен җырга, моңга багышларга киңәш итә. Ахырда Сара Садыйкова рәхмәтле булып, үзенең укытучысын искә ала. Педагогика техникумы хоры белән Сара да Татар дәүләт академия театрында җырлый. С.Гәбәши җитәкчелегендә катнашучылар үзләре генә дә спектакльләр куялар. 1921 нче елда педагогика техникумы сәхнәсендә «Искиткеч егет» дигән драма куела.Төп роль-Сәхипҗамалны, шуның хәтле искиткеч итеп яшь Сара уйный. Аның уйнавын күргәч, тамашачылар алкышлап «Сәхип-җамал! Сәхип-җамал!»-дип кычкыралар. Театр яратучылар аның фамилиясен дә белмәгәннәр иде, а данлыклы артист Касыйм Шамил, шуның хәтле искиткеч уйнавыннан гаҗәпләнгән, шул вакытта аңа болай дигән: - Син артистка булырга тиеш! Татарстан республикасының халык белеме комиссариаты яшь Сара Садыйкованы Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрә. Җырчы аны яхшы тәмамлый һәм Казанга әйләнеп кайта да, үзенең имтиханын опера сәхнәсендә тота. Ул беренче татар операларында «Сания» һәм «Эшче» төп партияләрен уйный. Анда опера җырчысының искиткеч таланты турында сөйләнә. С.Садыйкова гаҗәпләндерү тудыра.

Яшь артистка берничә ел Мәскәү театрында эшли, еш кына гастрольләргә китә. Аны Донбасс, Урал, Себер тамашачылары хөрмәтләп каршы алалар.Хәтта аның сирәк тавышы һәм биек профессиональ иҗаты С.Сәйдәшевны бик кызыксындыра. Ул бик күп җырлар яза һәм аларны җырчыга биреп бара.

Аның тавышын музыка коралы белән чагыштырып була. Ул тавыш күңелләрне дә урыныннан кузгалтып куя, чөнки ул күптөрле сәләтләргә бай. Ул үзенең жырлары, иҗатлары белән татар сәхнәсенә үзенең өлешен кертте. Җырчыны “Татарстанның сандугачы” - дип йөртәләр. Аның җырларын тыңласаң, аны шагыйрь дип тә әйтеп була. Ул яңа ачышларга омтыла. С.Садыйкова халыкның аңа булган карашын тоя. Ул халыкара йолаларын саклый. Сара Садыйкова иҗатында җитми калган әйберләр юк. Ул һаман үзенең тавышы өстендә эшли. Ул үзенең музыкаль иҗатын тагын да арттырыр өчен тагын Мәскәүгә укырга китә. Бу юлы Дәүләт консерваториясенең П.И.Чайковский исемендәге Татар опера студиясендә укый. 1934 нче елда студияне бетергәч, Сара Садыйкова Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче солистлар арасына эләгә. Аңа шунда ук Рәйхан («Качучы»Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмаклар» Җ.Фәйзи), Галиябану («Галиябану»М.Мозафаров) рольләрен бирәләр. Артистканы авторның уйлары, геройларның эчке дөньясы, музыка матурлыгы кызыксындыра. Үзенә бер төрле, истә калучы тавыш, кызыклы сәнгать партияләре матур бер иҗатка әверелә. Музыкаль критиклар аның турында, бер талантлы татар опера иҗаты җырчылары турында язган кебек язалар. Татар хатын- кыз композиторлары арасында да Сара Садыйкова беренче. Аңа композитор Салих Сәйдәшев та булыша.. С.Садыйкованы музыка иҗатында булган бер хәл кызыксындырды:

Бу хәл күптән, 1931 нче елда була. Салих Сәйдашев бер музыкаль драма куярга әзерләнеп йөргән. С.Садыйкова Фәридә партиясен башкарырга тиеш була. Ләкин, бу героиняга ария язылмаган булган. Һәм артистка кайчан аңа композитор сүзләр языр икән дип сорагач, Салих Сәйдәшев, гафу үтенеп әйтә:

-Өлгермим бит. Бәлки син үзең язып карарсың? Һәм ул үзенең ариясен язырга тотына. Ул бервакыт С.Сәйдәшевка үзенең сочинениесен күрсәтә. Композиторга Садыйкованың музыкасы бик ошый.

-Менә бит, килеп чыга!-шатланып, яшь җырчыга композиторлык белән эш алып барырга кинәш итә.

Ул үзенең киңәшендә ялгышмый. Бүгенге көндә Сара Садыйкова музыкасы халыкта аңа карата мәхәббәт тудыра. С.Сәйдәшевның йолаларын дәвам итеп, ул чын күңелдән музыкаль әсәрләр тудыра. Аның композиторлык көче, авыр сугыш елларында аңа бик булыша. Миллионлап үлгән солдат, ирсез калган хатын- кызлар, балалар кайгысы, үзенең кайгысы - болар барысы да шул еллар музыкасына кагыла. Аның Ә.Ерикәй сүзләренә язылган «Сине көтәм» дигән җыры сөйгән яры белан саубуллашу турында , мәхәббәт хисләре тудыра. Ул җырның музыкасы танго ритмында язылган. Монда композитор рус һәм татар музыкасын катнаштыра. Матур музыка үзенең йомшак хисләре белән тулган.

С.Садыйкова татар музыкасы өчен бик күп җырлар язды». Дөнья матур, дөнья киң» (Г.Афзал сүзләре), “Минем Татарстан” (Н.Дәүли сүзләре), «Беренче мәхәббәт» (А.Рәшитов), «Мин беренче чәчәкләрне эзлим» (С.Хәким сүзләре), бу җырлар аның иҗатының бик зур эчтәлеге, татар поэзиясен бик яхшы белүе турында сөйли.

Кызыксынучан кеше, Сара Садыйкова иҗаты аерым бер төрле мәгънә тудырган, кешеләр белән уртак тел таба белгән, дөреслекне яраткан музыкантлар арасына керә һәм үзенә карата матур хисләр тудыра. Яшь башкаручыларга ул бик күп көч бирде.

Нургалиева Ләйсән, 7б