#7 2007 нче ел

Файдалы киңәшләр

Күзләр аргач, төрле күнегүләр ясарга кирәк.

- өскә һәм аска кара;

- күзләреңне берничә минутка ябып тор;

- шушы күнегүне берничә тапкыр яса.

Дәрестә кулларны ял иттерү өчен түбәндәге күнегүләрне эшләргә мөмкин:

кулларны аска төшер һәм өскә күтәр, янга суз, әйләндер. Бу күнегүне берничә тапкыр эшләсәң, кулларың ял итер.

Гыйлаҗева А., Сафина А., Айнулова Г., Садриева А., 5а


Беләсезме?

* Әгәр дә сезнең кулга тагып йөри торган сәгатегез тик торганда артка кала яки ашыга башлый икән, моның ике сәбәбе булырга мөмкин. Беренчесе – сез аны төшереп җибәргәнсез, чылаткансыз, бәргәнсез, кыскасы ниндидер зыян китергәнсез. Икенче сәбәп – сезнең организмда ниндидер җитди үзгәрешләр бара. Моның бер гаҗәеп нәрсәсе дә юк. Бөтен сәгатьләр дә (механиклары да, электроннары да) үз “хуҗа”ларының тән җылысына (инфракызыл нурланыш), йөрәк тибешенә ияләшә һәм шуңа көйле рәвештә эшли башлый. Организмның берәр җирендә ниндидер тәртипсезлек барлыкка килүгә, сәгать моны шунда ук “сизеп” ала һәм ашыга яки артка кала башлый. Мәсәлән: йөрәк, кан тамырлары авырту куркынычы янаса, сәгать алга чаба башлый.

* Бик көчле салкын тиеп авырганда линза кияргә ярамый. Шулай ук тузанлы, төтенле урыннарда да линза кимәү хәерлерәк, чөнки күзләр ялкынсынып, конъюктивит авыруы килеп чыгарга мөмкин. Линзаны суда коенганда, ванна, душ яки мунча кергәндә дә салып куярга кирәк.


Кызык.

* Яшел абажур лампа нервларны тынычландыра.

* Көн саен 15 минут күккә карап тору күзләр өчен бик файдалы.

* Латин америкасы музыкалары йөрәк ритмын көйли.

* Яхшы йолдызнамә кәефне күтәрә һәм кешене уңышка программалаштыра.

Нуриева А., Хәсәнова Г., 6а