#7 2007 нче ел

Һөнәр сайлау- җаваплы эш
рубрикасына кроссворд тәкъдим итәбез.

  • Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә.

  • Аралашучан, батыр, сабыр, күп белүче, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы.

  • Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше.

  • Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы- пумала.

  • Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба.

  • Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе.

  • Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли.

  • Сабыр, түзем, күзе яхшы күрә, эшенең ахырын белә, бер урында күп утырып тора, сызымны яхшы укый.

  • Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе.

  • Кибеттә эшли.

  • Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән.

  • Кәгазь – каләм белән бәйле һөнәр иясе.

"Ачык дәрес"