#7 2007 нче ел

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!

БЕЗНЕҢ МӘКТӘП 1 ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ ДИП АТАЛА. БЕЗ ТӨРЛЕ ЯРЫШЛАРДА, ОЛИМПИАДАЛАРДА КАТНАШАБЫЗ ҺӘМ БЕРЕНЧЕ УРЫННАР АЛАБЫЗ. БУ МИНДӘ БИК ЗУР ШАТЛЫК ҺӘМ ГОРУРЛЫК ХИСЛӘРЕ ТУДЫРА. БЕЗ ҮЗЕБЕЗ ДӘ ТӨРЛЕ , КЫЗЫКЛЫ ЯРЫШЛАР ҮТКӘРӘБЕЗ. МЕНӘ ВИРТУАЛЬ ГАЗЕТА ДА ЧЫГАРАБЫЗ. ҺӘМ ШУНДА ГЫНА ТУКТАЛЫРГА УЙЛАМЫЙБЫЗ. Ә КҮПТӘН ТҮГЕЛ БЕЗНЕҢ МӘКТӘП РОССИЯ КҮЛӘМЕНДӘ ҮТКӘРЕЛГӘН «МИЛЛИ ПРОЕКТ» ЯРЫШЫНДА ҖИҢДЕ. ГИМНАЗИЯБЕЗ ДӘ МАТУРАЯ БАРА. БЕЗНЕҢ ИСКЕ ТӘРӘЗӘЛӘРЕБЕЗНЕ ПЛАСТИК ТӘРӘЗӘЛӘР АЛМАШТЫРДЫ. МИНЕМЧӘ, БУ БИК ТӘ ӘЙБӘТ ҮЗГӘРЕШ.

БЕЗНЕҢ СЫЙНЫФТА 18 УКУЧЫ БАР. АЛАРДАН ИКЕСЕ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФТАН УК «БИШЛЕ» ГӘ ГЕНӘ УКЫЙЛАР. БЕРЕНЧЕСЕ–МИН, АЛИЕВА АЛИСА ҺӘМ ИКЕНЧЕСЕ –САГИРОВА ЛИЛИЯ. БАШКАЛАРЫ «ДҮРТЛЕ»ГӘ ҺӘМ «ӨЧЛЕ»ГӘ УКЫЙЛАР.

УКУГА ОМТЫЛУ, БЕЛЕМНӘР АЛУ–КИЛӘЧӘК ТОРМЫШТА БИК ЯХШЫ ИТЕП БӘЯЛӘНӘЧӘК. ШУҢА БАРЛЫК УКУЧЫ ДА КЕЧКЕНӘДӘН ҮК ТЫРЫШЫП УКЫРГА ТИЕШ. ӘЛЕ ШУНДЫЙ МӘКАЛЬ ДӘ БАР : «ТЫРЫШКАН ТАБАР, ТАШКА КАДАК КАГАР».

БАРЛЫК УКУЧЫЛАРГА ДА ШУНЫ ТЕЛИМ: ЯЛКАУЛАНМАСКА, ТЫРЫШЫРГА ҺӘМ ТАГЫ БЕР ТАПКЫР ТЫРЫШЫРГА!

АЛИЕВА АЛИСА.

ИКЕ КАНАТТАЙ - ИКЕ ТУГАН ТЕЛЕМ.

ЖИРДӘ КҮП ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ КЕШЕЛӘРЕ ЯШИ. РОССИЯДӘ 160ЛАП МИЛЛӘТ, Ә КАЗАНДА 115 МИЛЛӘТ ТЕРКӘЛГӘН.

КЫТАЙ ХАЛКЫНДА: "БӨТЕН ЧӘЧӘКЛӘР ДӘ ЧӘЧӘК АТСЫН", ДИГӘН МАТУР БЕР ӘЙТЕМ БАР.ДӨРЕСТӘН ДӘ, ШУЛ ВАКЫТТА ГЫНА ДӨНЬЯ МАТУР ҺӘМ ТӨРЛЕ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕ ХАЛЫКЛАРНЫ ДА ШУНДЫЙ УК ЧӘЧӘКЛӘР БЕЛӘН ТИҢНӘРГӘ МӨМКИН, АЛАР РЕСПУБЛИ-КАБЫЗНЫҢ КАБАТЛАНМАС ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕН ТӘШКИЛ ИТӘЛӘР.МИН АЗЕРБӘЙЖАННАР ТУРЫНДА ЯЗАРГА ТЕЛИМ,ЧӨНКИ ӘТИЕМ – АЗЕРБӘЙЖАН, ӘНИЕМ - ТАТАР. МИН ӘТИЕМ ТЕЛЕ АЗЕРБӘЙЖАН ТЕЛЕНДӘ, ӘНИЕМ ТЕЛЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ, ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ - РУС ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШАМ, ЧИТ ТЕЛ ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘМ. АЗЕРБӘЙЖАННАР ДА ТАТАРЛАР КЕБЕК КУНАКЧЫЛ, АЧЫК ЙӨЗЛЕ МИЛЛӘТ. АЛАРНЫҢ МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ ДА КҮП ТӨРЛЕ: КӘБЕСТӘ ДУЛМАСЫ, ВИНОГРАД ЯФРАГЫННАН ДУЛМА, ЛӘВӘНГЕ, КИФТӘ Һ.Б. АЛАРНЫ ХӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫН ӘНИЕМ ДӘ, МИН ДӘ ӨЙРӘНДЕК ҺӘМ ТАТАР МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫ БЕЛӘН БЕРГӘ, АЗЕРБӘЙЖАН МИЛЛИ РИЗЫКЛАРЫН ДА БИК ТЕЛӘП ПЕШЕРӘБЕЗ.

АЗЕРБӘЙЖАНГА ХАС КҮРКӘМ СЫЙФАТЛАРНЫҢ КАЙБЕРЛӘРЕ МИНЕМ КҮҢЛЕМӘ СЕҢЕП КАЛДЫ: АЛАР АТА-АНАГА, ХАТЫН-КЫЗГА ЗУР ХӨРМӘТ КҮРСӘТӘ, ТРАНСПОРТКА ХАТЫН-КЫЗ КЕРСӘ, ОЛЫ БАБАЙЛАР ДА ТОРЫП УРЫН БИРӘ. АЗЕРБӘЙЖАННАР – ДУСЛЫК- ТУГАНЛЫКНЫН КАДЕРЕН БЕЛӘ ТОРГАН ХАЛЫК. АЗЕРБӘЙЖАНДА ТӨРЕКЛӘР, КӨРДЛӘР, ТАЛАШЛАР МУГИННАР, АВАРЛАР Һ.Б. ТАТУ ГОМЕР КИЧЕРӘЛӘР.

МИН КАТНАШ ГАИЛӘДӘ ТӘРБИЯЛӘНӘМ; ШУЛАЙ ДА ДИНЕБЕЗ - ИСЛАМ ДИНЕ, ТЕЛЛӘРЕБЕЗ ТӨРКИ ТЕЛЛӘРГӘ КЕРӘ. ТАТАР, АЗЕРБӘЙЖАН ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ГОРЕФ- ГАДӘТЛӘРЕН, ТЕЛЕН ӘДӘБИЯТЫН, МӘДӘНИЯТЕН, ТАРИХЫН ӨЙРӘНЕП ҮСӘМ, ЯГЪНИ БУЛДЫРАМ. МИНЕМ ТЕРӘГЕМ - ИКЕ

КАНАТЫМ: ӘТИЕМ-АЗЕРБӘЙЖАН, ӘНИЕМ - ТАТАР.

ПАШАЕВА ФИРҮЗӘ, 7А