#7 2007 нче ел

  • 02.11.2007 Имтихан
    11нче сыйныф укучылары математикадан әзерлек БДИ тапшыруда катнашалар.Безнең укучыларыбыз 30 кеше составында БДИнын 13 нче мәктәптә тапшырдылар. Уңышлар һәм яхшы билгеләр сезгә!



  • 07.11.2007 Яшь натуралистлар, берләшегез!
    Шәһәребезнең иң матур тарихи урыннарының берсендә, Кремль урамында, Уникс мәдәният сараенда 4 нче халыкара яшь натуралистлар слеты узды. Гимназистлар, Фәхретдинова Ф.Ш. һәм Хәбибуллин И.И. җитәкчелегендә гимназиянең натуралистларын тәкъдим ителәр. Викторинада үзләрен яхшы яктан күрсәтеп,тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар,ә тәкъдимнәр, үз чиратында,яхшы кабул ителде.



  • 08.11.2007 "Ил яклар ир булып үсегез"
    БАСКЕТ-ХОЛЛДА ПРИЗЫВНИК КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕСПУБЛИКА ЧАРАСЫ ҮТТЕ.10,11 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БАҺАУТДИНОВА Р.Р., ӘХМӘТШИНА А.Т. ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНДӘ ТЕАТР ТАМАШАСЫНДА АКТИВ КАТНАШТЫЛАР:ҺАЛӘК БУЛГАН ГЕРОЙГА ДАН КҮРСӘТҮ, ТР ПРЕМЬЕР- МИНИСТРЫ Ф. МӨХӘММӘТШИННЫҢ , КАЗАН ШӘҺӘРЕ МЭРЫ И. МЕТШИННЫҢ ЧЫГЫШЫН ТЫҢЛАУ, "БЛЕСТЯЩИЕ" ТӨРКЕМЕНЕҢ КОНЦЕРТ ПРОГРАММАСЫН КАРАУДА КАТНАШТЫЛАР. БАЛАЛАР БИК КАНӘГАТЬ КАЛДЫЛАР, БЕР-БЕРСЕ БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР, ШУЛАЙ УК КҮҢЕЛЛӘРЕНДӘ ПАТРИОТИК ХИС УЯНУЫН ТОЙДЫЛАР.



  • 13.11.2007 Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул
    Музейларга экскурсияләргә бару – гимназия укытучыларының иң таралган патриотик тәрбия чарасы. "Казанның 1000 еллык музее"на бару күптән планлаштырылган иде. Шулай итеп, Әхмәтҗанова Р.С. җитәкчелегендә, 6 а сыйныфы шәһәребезнең тарихта калып үткән көннәре белән танышты. Балалар,әйтерсең лә, башка вакытка күчтеләр,яңа кешеләр белән таныштылар, күп кызыклы мәгълүмат алдылар.Үз фирекләре белән балалар теләп уртаклаштылар. Музейга бару бик урынлы булды.



  • 14.11.2007 Милли гимназия шартларында гуманитар белемне яңарту
    Безнең гимназиядә бөтен республикадан укытучылар җыелды.Гимназия директоры ШәмсиеваГ.Г. кунакларны гимназия, аның тормышы,казанышлары, соңгы инновацион технологияләре белән таныштырды.Соңыннан укытучылар татар теленнән, математикадан, инглиз теленнән, технологиядән ачык дәресләр карадылар. Дәресләр югары дәрәҗәдә узды, семинар куйган максатларына иреште, нәтиҗәлелек куелган биеклеккә иреште. Укытучылар методик белемнәрен киңәйтү өчен күп яңа белемнәр алды дип әйтергә була.

  • 15.11.2007 Яхшылык һәрвакыт җиңә!
    Гимназиянең 2,4,6,7 нче сыйныф укучылары "Мәрхәмәтлелек атналыгы" шәһәр акциясендә катнаштылар .Аеруча, гимназистлар тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерләнгән концерт кызыклы булды. Концерт реабилитацион үзәктә узды. Укучыларыбыз башкарган биюләр, җырлар үзәк балаларын кызыклы мәктәп тормышына алып керде. Инвалидлар өчен гимназистлар йомшак уенчыклар, альбомнар, фломастерлар, төсле карандашлар һәм бик күп башка бүләкләр әзерләгән иде. Әлбәттә, бу кечкенә сувенирлар, әмма балалар аларга да бик сөенделәр, чөнки яхшылык, нинди күләмдә булуга карамастан, һәрвакыт кадерле!



  • 17.11.2007 Кыш җитте...хоккей уйнарга вакыт!
    Күбебез көтеп алган йомшак кар мәктәп ишегалдын да каплады. Безнең малайлар моннан да уен табарга ашыгалар. Бергәләшеп эшкә тотынып,авыр һәм катлаулы процесс:хоккей коробкасын җыюга керештелар. Кем өчендер бу ,әлбәттә, авыр кебек тоелыр- безнең спорт белән мавыгучы малайларга гына түгел! Эш кызу темта башланды, һәм, ниһаять хоккей коробкасы үзенә кунакларны көтеп кала!



  • 18.11.2007 “КӨЗГЕ МАРАФОН" МАРАФОНЫ.
    ГИМНАЗИЯНЕҢ ИҖАДИ УКУЧЫЛАР КОМАНДАСЫ: ИБРАҺИМОВ МАНСУР, РӘШИТОВ БУЛАТ АВЫР ҺӘМ ШУЛ УК ВАКЫТТА КЫЗЫКЛЫ ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ЯРЫШТА ГИМНАЗИЯНЕҢ ДАНЫН ЯКЛАДЫЛАР.МОЛОДЦЫ ЕГЕТЛӘР



  • 20.11.2007 «ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ” АРТЫНДА ИҖАДИ ФИКЕРДӘШЛӘРНЕҢ ОЧРАШУЫ “ ЗА ДОБРО ВОЗДАЕТСЯ ДОБРОМ, МЫ ПОД ЭТИМ ДЕВИЗОМ ЖИВЕМ” ДЕВИЗЫ АСТЫНДА ҮТТЕ.
    Гимназиянең үзидарә советын тәкъдим итүче 7 а сыйныфы укучылары Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур энтузиазм белән “Түгәрәк өстәл” исемендәге семинарда катнаштылар.Семинар балалар үзәгендә үтте. Семинарның максаты: үзара фикер алышу, уткәрелгән эш буенча нәтиҗә ясау иде. Бигрәк тә мәрхәмәтлелек, инвалидларга, олыларга, авыру балаларга ярдәм итү турындагы әңгәмә җанлы үтте. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан гимназистлар “Здравушка ”сәламәтләндерү үзәгенә һ.б. реабилитацион центрларда концерт программалары белән чыгыш ясадылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шул рәвешле балаларны һәм картларны сөендерделәр.



  • 20.11.2007 ТУГАН ЯКНЫҢ ТАРИХЫН ҺӘМ БОРЫНГЫ ШӘҺӘРЕБЕЗНЕ ӨЙРӘНӘБЕЗ...
    Шәһәребезнең Париж Коммунасы урамында Каюм Насыйри музее урнашкан. Безнең гимназиябез дә Каюм Насыйри премиясе лауреаты.4 нче сыйныф укучылары, СафиуллинаА.Ф., Галиева Ф.Ф., Һадиева Р.Ю җитәкчелегендә, әлеге музейга экскурсиягә бардылар. Аннан укучылар бик нык тәэсирләнеп һәм белемнәрен тулыландырып кайттылар. Мондый кызыклы чаралар күбрәк булсын иде !



  • 20.11.2007 "2007 НЧЕ ЕЛ – МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕНДӘ ЛИДЕР"
    Россия башкаласында, дәүләт Кремль сараенда өстенлекле милли "Мәгариф" проекты лидерлары Форумы булып узды. Программада күргәзмәдә катнашучыларның презентациясе, “Хәзерге заман мәгарифендә эффектлы идарә итү” исемле ачык дискуссия һәм шулай ук “2007 нче елның иң яхшы мәктәпләре”, “2007 нче ел- мәгариф өлкәседә лидер” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы күздә тотылган иде. Гимназия директоры Шәмсиева Г.Г. - мәгариф өлкәсендәге лидерларның берсе - әлеге Форумда лаеклы рәвештә безнең гимназия уңышлары аша Татарстанның казанышларын күрсәтте. Безнең горурланырлык эшләребез күп, тагы да яхшы уңышларга ирешер өчен көрәшергә мөмкинлегебез бар.



  • 22.11.2007 ӘНИЛӘР КӨНЕ – БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ИҢ ЯКТЫ ҺӘМ ИҢ ҖЫЛЫ БӘЙРӘМ
    Гимназиянең актлар залында, әниләр көненә багышланган бик кызыклы һәм мавыктыргыч стенгазеталар конкурсы узды. Әлеге конкурс үзенә кече һәм олы яшьтәге укучыларны үзенә җәлеп итте. Һәр укучы үз командасы өчен бик борчылып, актив катнашырга теләп утырды. Җанатарлар да жюри әгъзаларына үз тәкъдимнәрен белдерергә тырыштылар. Кызу бәхәсләрдән соң иң яхшы дип “Әнкәйләргә сәҗдә” кылыгыз дип исемләнгән 5 нче б сыйныфы газетасы танылды. Котлыйбыз аларны!!!



  • 29.11.2007 ШӘРИФ КАМАЛ МУЗЕЕНДА ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ”КЫЗЛАР ҖЫРЫ КИЧӘСЕ” .
    Исхакова Ә.С. җитәкчелегендә 7нче б сыйныфы укучылары, Әниләр көненә багышланган ,язучылар белән очрашуда катнаштылар. Укучылар музей экспозициясе белән таныштылар, кызыклы концерт карадылар.