#7 2007 нче ел

Изгелек кыл!

Кылган эшең булса изгелек,
Кире кайтыр сиңа игелек.
Йөрәкләргә үтеп керерлек,
Онытылмаслык булып мәңгелек.
Йөрәк кушуынча иң элек –
Чын күңелдән кыл син изгелек.
Бәхетләрең булыр гомерлек,
Җир йөзендә туар иминлек.
Бер-беребезгә туган җанлы булыйк,
Шулай кирәк җирдә яшәргә.
Хәтер саклап, изгелекләр кылыйк
Девиз булсын болар яшьләргә.

Зиннәтуллин Марсель, 9б


Мәрхәмәтле булыйк!

Ходай тәгалә бу тормышта бәхетне дә, сәламәтлекне дә, байлыкны да бар кешегә дә тигез итеп бирмәгән. Арабызда тумыштан, төрле сәбәпләр аркасында инвалид булып калган кешеләр бик күп. Инвалидлар хөкүмәт һәм кешеләр тарафыннан игътибарга лаек кешеләр. Аларга карата бик тә мәрхәмәтле булырга кирәк. Аларның кайберләре үзләренең кимчелекләреннән читенсенеп, оялып яшиләр, ә кайберләре сәламәт кешеләр дә эшли алмаслык эшләрне дә эшлиләр. Без барыбыз да аларга карата игътибарлы һәм ярдәмчел булырга тиеш. Шәһәр транспортларына кергәндә, юл аша чыкканда, кулларыннан тотып чыгарга булышырга, бары тик мәрхәмәтле, шәфкатьле, олы җанлы булырга гына, кеше хәленә керә белергә, аның хәлен үз йөрәгең аша үткәрә белергә генә кирәк.

2007 нче ел - Хәйрия елы булды. Татарстанда бу ел уңаеннан бик күп чаралар уздырылды. Ялгыз торучы әби-бабайларга, төрле реабилитацион центрларга, балалар йортларына бик күп кешеләр ярдәм кулы суздылар. Бу бик тә кирәкле эш.

Дуслар, бу тормышта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарлы булыйк, үзебезнең ярдәмебездән ташламыйк!

Әхтәмова Ранилә, 6а