#7 2007 нче ел

7 яшьлек даһи

Сингапурның Наньян шәһәреннән 7 яшьлек Айнан исемле бик тә сәләтле малайның әтисе-әнисе улларын университетка урнаштыру нияте белән йөри. Алар Айнанны киләчәктә галим-химик итеп күрергә тели. Хәзергә башлангыч мәктәптә генә укучы малай яңа ел башында химия фәненнән чыгарылыш имтиханы тапшырырга әзерләнә. Бер үк вакытта ул Наньян технология университетында физика, биология һәм нанотехнологиядән дәресләр ала.

Нәни вундеркиндның әти-әнисе әйтүенә караганда, 6 айлык чагында аягына баскан, ә бер яше тулганда инде өлкәннәр белән иркенләп фәлсәфи әңгәмәләр алып барган. Өч яшендә катлаулы һәм күпкырлы геометрик фигуралар ясаган. 6 яшендә фортепьяно өчен музыкаль әсәр иҗат иткән.

"Мәгърифәт"


Шикәр – кыйммәтле ризык...

Шикәр камышы турында Рәсәйдә XII гасырда ук белгәннәр. Тик бары XVI гасырда гына шикәр әкренләп кулланышка керә башлый. Бик озак вакытлар дәвамында ул, бик кыйммәтле ризык буларак, патша табынына гына куела торган булган. Даруханәдә аны кыйммәтле дару буларак сатканнар. XVII гасырда чәй белән бергә шикәрне дә күбрәк куллана башлыйлар. Рәсәйдә шикәр җитештерүне беренчеләрдән булып Петр I башлап җибәрә. 1718 елда ул Мәскәүдә беренче шикәр заводын төзү турында карар кабул итә. Шундый заводлар Ригада, Петербургта, Одессада да барлыкка килә. 1721 елда, беренче карарыннан соң 3 ел үткәч, Петр шикәрне читтән кертүне тыйган яңа фәрман чыгара.


Гамбургерга – 40 яшь!

"Макдональдс" челтәренең төп ризыгы булган гамбургерга күптән түгел 40 яшь тулды. Әлеге котлетның дөнья буйлап сәяхәте Пенсильвания штатының Юнионтаун шәһәрчегеннән башланган. Уйлап табучы – Джим Деллигати. Гади дә, арзан да, тәмле дә булганга, бигмак тиз арада бөтен дөньяда популярлык казанган һәм хәзер дә иң күп сатылучы ризыклар исәбендә.

Америкада бигмакның туган көнен гөрләтеп бәйрәм итәләр. Музей ачылган, аның каршына биеклеге 4 метрдан арткан сэндвич сыны куелган. Музейны 89 яшьлек Деллигати үзе ачкан. "Юлдаш"




  • 04.11.2007

    1. 1946 – БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы ЮНЕСКО төзелгән көн.

    2. Марий Эл Республикасы көне.

    3. Удмуртия Республикасы көне.

  • 06.11.2007

    1. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Энгель Нигъматуллинның тууына 6 ноябрьдә 77 ел (1930)

    2. Татарстан Республикасы Конституциясе көне (1992 елда кабул ителде) – ял көне.

    3. Александр Носикның туган көне.

    4. “1 Канал” алып баручысы Яна Чурикованың туган көне.

  • 07.11.2007

    1. Татулык һәм килешү көне (ял көне).

    2. 1917 – Бөек Октябрь социалистик революциясе булды.

  • 08.11.2007

    1. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Хәй Хисмәтуллинның тууына 112 ел (1895-1977).

    2. 8-15 ноябрь – Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы (БМО генераль Ассамблеясының 1988 елның 8 ноябрендә булган 43 нче сессиясенең махсус комитеты чакыруы буенча бер атна үткәрелә).

  • 09.11.2007

    1. Язучы Эдуард Касыймовның тууына 77 ел (1930-1986).

  • 10.11.2007

    1. Милиция көне (1917 елда милиция оешты, бу көн 1962 лдан билгеләп үтелә).

    2. Бөтендөнья яшьләр көне (1945 елда Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе оешты).

    3. Халыкара бухгалтер көне.

  • 11.11.2007

    1. Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.

  • 13.11.2007

    1. Халыкара сукырлар көне (1784 елда Парижда дөньяда беренче тапкыр сукырлар өчен интернат оештырган француз педагогы Валентин Гаюның (1745-1882) туган көнендә үткәрелә).

  • 14.11.2007

    1. Композитор, курайчы, халык уен коралларыннан курай, кубыз, сорнайлар ясау остасы Ифрат Хисамовның тууына 77 ел ( 1930-2002)

    2. Бөтендөнья сыйфат көне (БМО ярдәмендә беренче тапкыр 1989 лда үткәрелде).

    3. Халыкара пассажирлар көне.

    4. Халыкара шикәр авыруына каршы көрәш көне (Канада физиологы Фредерик Грант Бантинг (ул Дж. Маклеод белән бергә инсулин гормонын ача) туган көнне 1991 елдан билгеләп үтелә).

  • 15.11.2007

    1. Композитор Фәтхерахман Әхмәдиевның тууына 77 ел (1930-1981).

    2. Бөтендөнья хәрби хезмәткә чакырулычылар көне (1992 елдан билгеләп үтелә).

    3. Бөтендөнья иммигрантлар көне.

  • 16.11.2007

    1. Халыкара сабырлык көне (1945 елның 16 ноябрендә Лондонда ЮНЕСКОның оештыру конферециясе үткәрелде, уставы кабул ителде һәм ул 1946 елның 4 ноябрендә үз көченә керде)).

  • 17.11.2007

    1. Халыкара студентлар көне (1939 елның 17 ноябрендә немец фашистлары тарафыннан атып үтерелгән чех патриот студентлары истәлегенә 1946 елда Прагада үткәрелгән Бөтендөнья студентлар конгрессында кабул ителгән көннән билгеләп үтелә).

    2. Татьяна көне.

    3. Участок инспекторлары көне.

  • 18.11.2007

    1. Бөтендөнья кыш бабайлар көне.

    <

  • 20.11.2007

    1. Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.

    2. Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.

    3. Фронтовик-шагыйрь Вәдүт Мифтаховның тууына 92 ел (1915-1942).

    4. Халыкара бала хокуклары көне (БМО декларациясе нигезендә билгеләп үтелә).

  • 21.11.2007

    1. Русия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне )Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2000 елдан билгеләп үтелә.

    2. Халыкара телевидение көне (2000 елдан билгеләп үтелә).

    3. Бөтендөнья сәламләшү көне (1973 елдан билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтү идеясы Халыкара киеренкелекнең көчәюенә җавап буларак Американың Небраска штатында яшәүче абыйлы-энеле Майкл һәм Брайн Маккормакта туа).

  • 23.11.2007

    1. 112 ел элек, 1895 елның ноябрь аенда, Казан рәсем сәнгате мәктәбе ачылды

  • 26.11.2007

    1. Бөтендөнья мәгълүмат көне.

  • 27.11.2007

    1. Актриса, Татарстанның атказанган артисты Мөслимә Гарифуллинага (Минзәлә театры) 82 яшь (1925) .

    2. 102 ел элек, 1905 елның 27 ноябрендә, татар телендә беренче демократик “Фикер” гәҗите чыга.

    3. Әниләр көне.

    4. Диңгез пехотасы көне (1705 елда Русиядә беренче диңгез пехотасы полкын булдыру турында Петр I указ чыгара).

  • 28.11.2007

    1. Уфа шәһәренә нигез салынган көн (1574 ел).

  • 29.11.2007

    1. Актриса, Татарстанның атказанган артисты Бәһия Вәлиеваның (Минзәлә театры) тууына 92 ел (1915-2002).

    2. 1917 – Башкортстанның территориаль-милли автономиясе төзелгән көн.

  • 30.11.2007

    халык артисты Һидиат Солтановка 92 яшь (1915)