#7 2007 нче ел

Туган авылым Явлаштау


Туган якның һавасы да
Җанга рәхәтлек бирә.
Сандугачлары сайраса,
Авылыма моң иңә.

Кушымта
Нинди гүзәл табигатьле
Туган авылым Явлаштау.
Шаулап үсә урманнары
Як-ягында аның тау.

Йолдызлары якты яна
Авылымның күгендә.
Җырга, моңга гашыйк әле
Халкым, авылым бүген дә.

Әхтәмева Ранилә, 6А


Алтын көз

Җир өстенә алтын көз килде. Тирә-як әйтеп бетерә алмас дәрәҗәдә гүзәллеккә чумды. Агач яфракларына сарылган алтынсу-кызыл, шәмәхә һәм башка төсләр бөтен дөньяга бәйрәм төсе бирә. Сукмакларга түшәлгән шул яфраклар бәрхет келәмнәрне хәтерләтә.

Басу-кырлар гына бушап калган. Алар җыеп алынган уңышлардан соң бераз хәл алса да, йөзләрендә көзге моңсулык чагыла. Трактор, комбайн тавышларыннан гөрләп торган басуларда табигый тынлык урнашкан.

Алма бакчаларында өлгереп җиткән алмалар “Мине өз, мине”, - диеп, авыз суларын китереп торалар. Яшелчә бакчаларыннан җыеп алган уңышка карап кешеләр сокланалар.

Ә кошлар... Кошлар исә төркем-төркем җыелышып нидер сөйләшәләр кебек. Зәңгәр күктә тезелешеп очкан кошларның туган җирләрен калдырып җылы якларга китәр вакытлары җитә.

Ә иң кызу көннәр мәктәпләрдә башланды. Балалар шау-шуыннан гөрләп торган мәктәп умарта оясын хәтерләтә.

Мәктәп бакчасындагы аллы-гөлле чәчәкләр исә ямь өстенә ямь өстәп торалар. Вакыт-вакыт пыскып торган яңгыр тамчылры да көзге көннең йөзен чагылдыра.

Ни генә дисәләр дә, көз – иң матур ел фасылы.

Таһирова Динә, 3а


Татарстан – туган йортыбыз.


Башка илләр миңа кирәк түгел,
Хыялым юк минем ул хакта.
Туган җирләремнең гүзәллеге,
Кергән йөрәкләргә яшь чакта.

Нәби Дәүли.


Татарстан – олы тарихлы республика. Аның тарихы Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгына барып тоташа. Бу дәүләтләр куәтле, үз чоры өчен фән һәм мәгарифе, сәнгать һәм әдәбияты алга киткән дәүләтләр булган. Татарстан аның лаеклы дәвамчысы.

Татарстан республикасы милләтләрнең дус яшәве белән башкаларга үрнәк булып тора. Борынгыдан бергә булган рус, мари, чуваш, удмурт халыклары белән татарлар дус һәм тату яшәп киләләр. Соңгы елларда республикабызга Кавказ арты һәм Урта Азиянең төрле милләт вәкилләре күчеп кайтты. Татарстан олы җанлы ана кебек аларның һәрберсен үзенә сыендырды. Әрмән, әзербайҗан, грузин, таджик, төрекмән, кыргыз, казах халыклары, үз диннәрен тотып, туган телләре, гореф-гадәтләре, үз йолалары буенча яшиләр. Халкыбызның күңел җәүһәрләре сакланып, тарихыбызның нинди бай, нинди матур икәнлеген күрсәтәләр.

Республика үзенең шәһәрләре белән таң калдыра. Минем өчен Казаным – туган җирем бик якын. Мин аны бик яратам. 1000 яшәр кала үзенең истәлекле, гүзәл, данлы, хөрмәткә лаек матурлыгы белән якынайта. Мәчет белән чиркәүнең бергә тату яшәп килүләре сокландыра. Күбрәк мин тарихны яратам. Казанның үткәне һәм бүгенгесе бик тә кызыклы.

Алабуга да быел 1000 еллыгын каршылады. Һәр шәһәрнең кабатланмас үзенә бер язмышы булган шикелле, бу данлыклы кала да үз йөзе белән сокландырып тора. Табигате, музейлары, мәчетләре, бөек шәхесләре белән бәйле истәлекле урыннар, архитектура һәйкәлләре – болар бөтенесе дә кабатланмас гүзәл. Казан, Алабуга шәһәрләре республиканың чын җәүһәрләре.

Дөнья – ул бер хәзинә. Һәр республика аның кисәге. Татарстан халкы, аның һәр милләте аерым бер кояш кебек. Республика – минем туган җирем, туган туфрагым, тарихым. Ул чиксез тарих агачының бер ботагы, бер алтын җимеше.

Миһаҗева Айнур ,7а

Әлеге инша “Татарстан – туган йортыбыз” район иншалар конкурсында 2нче урын алды. Әфәрин, Айнур!