#7 2007 нче ел

15 ноябрь көнне безнең гимназиягә зур эш йөкләнде. Укучылар Зорге урамында урнашкан яшүсмерләр өчен реабилитацион центрга бардылар.

Бу чарада башлангыч сыйныфлар, алтынчы һәм җиденче сыйныфлар катнашты. Укучылар балаларга музыкаль концерт әзерләде. Без -Айнур белән Айсылу алып баручылар идек. Укучылар бик матур итеп җырладылар, биеделәр һәм синтезаторда да уйнадылар һәм шулай ук үз шигырьләрен сөйләделәр. Концерт ахырында балаларга гимназия укучылары әзерләгән бүләкләр тапшырылды.. Гомумән, балалар һәм укучылар бик канәгать иде.

Шулай ук, 6а, 5а ,7а сыйныф укучылары шушы акциядә катнаштылар: хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкән яшьтәге кешеләребезгә ярдәм күрсәттеләр. Шушы очрашудан истәлек итеп, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

20 ноябрь көнне Надршина Айсылу һәм Минһаҗева Айнур “Балалар иҗаты үзәге”ндә булып узган “Мәрхәмәтлелек атналыгы”на багышланган түгәрәк өстәл киңәшмәсендә катнашты. Түгәрәк өстәл артында төрле мәктәп укучылары 15 ноябрь көненә һәм хәйрия елынның иң якты вакыйгаларына нәтиҗә ясадылар.

Надршина Айсылу, 7а