#8 2007 нче ел

Салих Сәйдәшев.

Татар халкы мәдәнияте үсешенең иң көчле чоры XIX йөз ахыры һәм XX йөз башына туры килә. Шул заманның исән шаһитлары бертавыштан мәдәният, мәгариф, сәнгать эшлеклеләренең революция алды елларында башланган иҗат энтузиазмы турында сөйли.

Салих Сәйдәшев менә шушы мәдәни күтәрелеш дулкынында дөньяга килә һәм элеге күтәрелешкә гаҗәеп зур көч керткән сәнгатькәрләр арасында лаеклы урын тота. Әле үзе исән чакта үк аның музыкасы татар халкы рухына аваздаш булып, үзеннән -үзе автор талантына һәйкәл куйды.

Кызганыч: кеше хәтере үз тарихын озак еллар буе истә тота алмый. Шуңа күрә, аны саклау өчен даими рәвештә билгеле бер эш эшләнмәсә, хәтерләргә ныгытылып барылмаса, ул, һичшиксез, төзсезләнә, акрынлап югала башлый. Сәйдәшевка килгәндә, бу нәрсә бүгенге көнгә кадәр аның иҗатын фундаменталь тикшеренүләр, әсәрләренең тулы җыентыгы булмавында, күп мирасының югалуында чагыла.

Узган елларда Сәйдәшевны махсусмы яки ирексездәнме халыкның музыкаль фикерләү системасыннан читләштерү билгеле бер нәтиҗәләргә китерми кала алмады, әлбәттә. Чөнки Сәйдәшев музыкасы бүгенге татар музыкасы культурасының нигезе, фундаменты булганга, бу нигезне азмы-күпме какшату бүгенге көндә һәм киләчәктә татар халкы мәдәниятен тотып торучы терекләргә тәэсир итми калмады, билгеле. Хәзерге вакытта татар музыкасында, бигрәк тә җыр жанрында барган үзгәрешләр — торган саен күбрәк рус, чуаш, мари, хәтта рок-музыка мелодикасының һәм ритмының үтеп керүе — күпмедер дәрәжәдә Сәйдәшевны оныту, кайчандыр ул салган милли музыка нигезлеренең какшавы, йомшаруы белән дә аңлатыла. 30—50 нче еллар¬да Сәйдәшев һәм аннан соңгы композиторлар иҗат иткән милли музыкаль әсәрләрне популярлаштыру, музыкабызның милли үзенчәлеген саклап калуда юл күрсәтүче йолдыз иде бит.

Сәйдәшев турында сөйләгәндә театрны искә алмау мөмкин түгел. Чөнки театр — композиторлык сәләтен бөтенләй үзгә юнәлештә формалаштыручы мохит. Мондый үзенчәлекне без Легар, Кальман, Штраус музыкасында да күрәбез. Сәйдәшев — нәкъ менә музыкасы театр сәхнәсеннән аерылмый торган композиторлар рәтендә. Ул язган әсәрләрнең барысы да диярлек — театр сәхнәсендә башка¬ру өчен, нинди дә булса сәхнә күренешенә бәйле, өстәвенә бу күренешләр үтә дә милли, татар халкының рухы белән сугарылган. Бәлки, халкыбызның музыкаль культурасы та¬рихында моңа охшаш нәрсә гомумән юктыр.

Сәйдәшевне узган еллар композиторлары — оперет¬талар язучылар белән чагыштыру шартлы күренеш, әлбәттә. Аның әсәрләре оперетталар өчен түгел, бөтенләй икен¬че — яңа сәхнә жанры өчен язылды. Бу жанр — музыкаль драма.

Сәйдәшев музыкасын яңадан кайтару мәсьәләсен бу жанрның үсүеннән башка карау мөмкин түгел. Бу ике мәсьәлә бер-беренә тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә Сәйдәшев музыкасы да, музыкаль драма жанры да тигез дәрәҗәдә яклауга мохтаҗ. Бу мәсьәләдә гаеплеләрне эзләп йөрүгә ихтыяҗ юк. Бүгенге көндә Салих Сәйдәшев — халык таны¬ган, халык бәяләгән һәм бөек Тукай белән янәшә куелган, яраткан һәм хөрмәт иткән композиторыбыз. 100 ел¬лык уңаеннан булып узган тантаналар моны тагын бер кат раслады. XX гасыр ахырында уздырылган Сәйдәшев юбилее кичәләре көннәрендә шәһәребез гадәттәгедән активрак музыкаль тормыш белән яшәде. Юбилей уңаеннан танта¬налар балалар бакчаларында, музыка һәм башка профиль¬ле мәктәпләрдә булып узды. Шулай ук Казан дәүләт педа¬гогика университетында, хореография училищесында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Филар¬мониядә зур кичәләр булды. Телевидение һәм радиопрограммаларда Сәйдәшев иҗаты киң урын алды. Казан дәүләт консерваториясендә «Сәйдәш гасыры» дип исемләнгән конференция булды. Татарстан Республикасының Зур Концерт залында тантаналы кичәдә бу залга Салих Сәйдәшев исеме бирелде. Зур юбилей концерты Мәскәүнең Колонналар за¬лында да булып узды. Россия композиторлар союзы рәисе В.И.Казенин юбилейда чыгыш ясап, болай диде:

«...Сәйдәшев күренеше иҗат кысаларына гына сыймый. Мондый кешеләр музыкаль әсәрләр генә тудырып калмый, үз халкының бөтен сәнгати тормышының, барлык вакыйгаларның кайнап торган үзәгендә була. Сәйдәшев кебек шәхесләр халыкның мәдәни һәм сәнгати фикерләвен билгели, аның үсешенә юнәлеш бирә һәм халык культурасын формалаштыра. С.Сәйдәшев — музыканың үзенчәлекле аерым катламы. Милли фольклорның барлык компонентлары да аның таланты белән баетылган. Моңа, һичшиксез, тиешле бәяне бирергә кирәк. Рус музыкасында Михаил Глинка кебек, Салих Сәйдәшев татар музыкасының бер символына әйләнде». Ә монысы Тихон Хренниковның Казанга җибәргән котлау телеграммасыннан: «С. Сәйдәшев — Та¬тарстан музыка культурасында иң зур шәхесләрнең берсе. Җырларын татар халкы ләззәтләнеп җырлый торган, үз халкы моңын, ноталардан уйнап кына калмыйча, туган көненнән алып йөрәгендә йөрткән музыкант, мәшһүр ком¬позитор. Ул —үз халкы музыкасында тирән эз калдырган композитор. Мәңгелек дан, мәңгелек хөрмәт аңа!»

Киләчәктә С.Сәйдәшевнең иҗат мирасын өйрәнү дәвам итәр дип ышанып калабыз. Сәйдәшев — үз чорыннан аерылгысыз, ә чорның үз үзен¬чәлеге, үз рухы, үз бәясе бар. Боларның барысын да та¬лантлы һәм профессиональ язучы булмаган кешегә биреп бетерү — гаять авыр эш. Шуңа күрә бу китапта без аны мөмкин булган кадәр киң итеп, язучылар, музыкантлар фикеренә таянып бирергә тырышырбыз. Ничек килеп чыгар — монысын инде укучым әйтер. Һәрхәлдә, бу китапка кертелгән барлык материал Сәйдәшев даирәсендә булган, аны шәхсән белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләр¬нең тормыштан алып сөйләгән истәлекләреннән җыелды. Бу материал белән эшләгәндә, Сәйдәшев турындагы үз фикерләремне бирүдән күп очракта тыелып калырга һәм Сәйдәшевне замандашлары, дуслары хәтерендә ничек калган, шулай бирергә тырыштым. Милләтебезнең сөекле шәхесе турында язганда аның кабатланмас образын укучыга тагын да тирәнрәк ачып күрсәтү максатын куйдым. Нәкъ менә образын, чөнки илаһи затның рухи дөньясы һәрвакыт серләргә төрелгән. Без аның тормыш-көнкүрешенең бары тик тышкы ягын гына белә алабыз, аның шәхес булып формалашуында теге яки бу затның нинди тәэсир ясавын ачыклый алабыз. Әмма олуг затның рухи асылы беркайчан да ачылып бетмәс, мөгаен.


Нургалиева Ләйсән, 7б