#9 2007 нче ел

Без булдырабыз!

Ә сез беләсезме, безнең гимназиядә бер сандугач яши. Әйе, чынлап та, сайрый торган сандугач. Нәрсә соң ул дисезме? Нәрсә түгел, ә кем? 4а сыйныфында укучы кыз – Хәсәнова Рамиләне «сандугач» дип атавым. Ни өчен? – дип сорыйсызмы, хәзер сөйләп бирәм:

5 яше дә тулмаган нәни кызчык Рамиләне әнисе, кулыннан җитәкләп, музыка мәктәбенә алып килә. Ул анда курайда, фортепьянода, флейтада уйнарга өйрәнә. Кызның сәләте үсә һәм аны төрле конкурсларда катнаштыра башлыйлар. Иң беренче дипломы 7 яше тулганчы (Салих Сәйдәшев исемендәге) халык инструментларында уйнаучы яшь талантлар конкурсында ала. Шуннан соң һәр ярыш –конкурска укытучылары аны катнаштырырга тырышалар. Ул Сара Садыйкова исемендәге IX шәһәр фестивалендә дә катнашып диплам ала.

Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган фестивальдә дә һ.б. конкурсларда катнаша.

Татар моңнарын чын күңеленнән башкаларга җиткерә.

Бу кечкенә моңлы сандугачка зур уңышлар телик.

Галиева Фәридә Фәим кызы,
башлангыч сыйныф укытучысы