#9 2007 нче ел

1. Шаян кроссворд


Аркылыга: 4. Шуның янында утырып кала торган савыт. 5. “Төче”нең дошманы. 7.Ач кешенең яман булган нәрсәсе. 9. Йокы туймаганда күренүче очкыч. 12. Ярага сибә торган кристалл. 13. Тавыкны өйрәтергә тиеш булган озынча ак шар.

Буйга: 1. Базда бетмәгән шартлаткыч матдә. 2. Берәрсен терәтеп калдыра торган кәкре агач. 3. Җир-су хайваны. Әле хайванга гашыйк булсаң, күл буеннан китмисең. 6. Зур комлык. 8. “Чистай механика оешмасы”ның кыскартылган исеме. 10. Каскалы, күсәкле сугышчан төркем. 11. Шүрәле каргаган торак пункт.12. Алланың кашка терлеге.

2. Кәрәзле кроссворд




Рәсемнәрнең атамаларын кроссвордка язып чыгыгыз. Һәр сүз дәрт хәрефтән тора һәм сәгать теле юнәлешендә языла. Сүзнең беренче хәрефе сызык куелган шакмактан башлана.






3. Кем тизрәк?

Башыма “якты уй килде” дигән әйтемне ишеткәнегез бар инде, кадерле дуслар. Ә рәссам бу әйтемне менә шулай итеп тасвирлаган. Әгәр лампочкага яшеренгән лабиринт буенча уза алсагыз, сезнең дә башыгызга якты уй килер. Уңышлар телибез!


ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ БИРЕМ

Җилкәнле көймәне нәрсә хәрәкәткә китерә? Дөрес, җил. Җил арттан искәндә көймәнең алга баруы гаҗәп түгел. Җил яннан иссә, җилкәнне 45 градуска борып куялар һәм сәяхәтне дәвам итәләр. Ә менә җил каршыга иссә?.. Бу очракта көймә алга таба ничек хәрәкәт итәргә тиеш?