#10 2008 нче ел




«Фәридә-Алсу»

Фәридә Шамил кызы Әхмәтшина Башкортостанның Бакалы районында туган. Шундагы музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәуләт педагогика университетының музыка факультетына укырга керә. Бүгенге көндә Казан шәһәре филармониясендә җырчы булып эшли.

Яраткан шөгыле: өстәл бизәү.

Яраткан җырчысы: андый җырчы тумаган.

Яраткан киеме: классик стиль.

Яраткан төсе: ачык төсләр.

Яраткан азыгы: голубцы.

Яраткан эчемлеге: грейпфрут суы.

Яраткан хушбуе: «Ангелы и демоны».

Яраткан рестораны: Татар халык ашлары йорты.

Яраткан шәһәре: Казан.

Гаилә хәле: ире Марат, уллары Самат, Фәрхат.

Алсу Хөрмәтулла кызы Сөнгатуллина Казан шәһәрендә туган. Казанның 96 номерлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1 музыка мәктәбендә укый, аннан соң Казан дәүләт педагогика университе-тының музыка факультетына укырга керә. Бүгенге көндә Казан шәһәре филармониясендә җырчы булып эшли.

Яраткан шөгыле: пианинода уйнау.

Яраткан җырчысы: Валерия.

Яраткан артисты: Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Яраткан киеме: классик стильдәге спорт киеме.

Яраткан төсе: алсу төс.

Яраткан азыгы: «Оливье» салаты.

Яраткан рестораны: Татар халык ашлары йорты.

Яраткан шәһәре: Казан.

Гаилә хәле: ире Марс, уллары Айрат, Ислам.

«Фәридә-Алсу» дуэтының уңышлары:

Р.Вәлиев сүзләре, Р.Ахиярова көенә язылган «Зинһар өчен, кермә төшләремә» җырын башкарган өчен «Татар жыры-97» лауреаты исемен яулый.

Иҗат җимешләре:

1. «Синең өчен» (аудио, 1996).

2. «Хыял канатлары» (аудио, компакт-диск, 1998).

3. «Карлы чыршылар» (аудио, компакт-диск, 2002).

4. «Күңел җылысы» (аудио, компакт-диск, 2006).

- «Фәридә-Алсу» дуэты ничек оешты?

Фәридә: Алсуны беренче мәртәбә күрүгә үк, мин аны якын кеше итеп, үз туганым итеп күрдем. Без аның белән музфакта бер группада укыдык. Безнең тембрлар да бертөрле булып чыкты. Без Алсу белән икәүләшеп бер тавышка җырлый башладык безнең җырлауны укытучы да тыңлады, ул безгә җырларга киңәш итте.

-Сез римда да булгансыз икән?

Фәридә: Без анда фестивальдә катнаштык. Рим папасы белән очрашу бәхетенә ирештек. Аны якыннан күрү бәхете һәркемгә дә тәтеми торгандыр.

Алсу: Кечкенә генә бабай… Ул фестивальдә катнашкан бөтен коллективларны кабул итте.

-Сез берничә тавышка җырлаучы уңышлы коллективларның берсе булып саналасыз. Башкалар белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Көндәшләрегез бармы?

Алсу: Үзара ярышу дигән нәрсә бар инде ул, ансыз булмый да. Ләкин Казан «Кечкенә» шәһәр, без һәркем белән дә дустанә булырга тырышабыз. Иң мөһиме: тамашачыларның-күңелләренә үтеп керерлек җыр табу. Халык синең иҗатың белән кызыксына, концертларына йөри башлый. Мондый очракта артистлар бер-берсенә комачау итмиләр, киресенчә, ярдәм генә итәләр.

-Эстраданы җинел жанр итеп кабул итәләр. Ә сезнең операда җырларлык белемегез, тавышыгыз бар. Операда җырларга теләмисезме?

Фәридә: Юк, без опера җырчылары түгел. Ләкин кызыклы проектлар булганда, без анда катнашырга әзер. Безгә, мисал өчен «Тамырлар» (авторлары Р.Мөхетдинова, Җ.Сөләйман) дип исемләнгән вокаль-симфоник поэмасында катнашырга туры килде.

Алсу: Әйе, анда шулай ук Камал театры артистлары, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры, Идрис Газиев, Резеда Галимова кебек сәхнә йолдызлары да катнашты. Алар белән бергә эшләү безнең өчен зур бәхет булды. Алда шушы проект белән гастрольләр дә көтелә.

-Сүз дә юк… тавышсыз җырчылар күбәйде. Төс-кыяфәтләре матур үзләренең, тик тавышлары гына юк. Мин тавышсыз җырчыларны, гомумән, тыңлый алмыйм. Сезнең гүзәл тавышыгыз кайдан килә?

Фәридә: Ходайдандыр…бәлкем…

Алсу: Нәселдән дип уйлыйм. Менә Фәридәнең әти-әнисе, туганнары җырларга ярата. Миндә дә шул ук хәл.

Фәридә: Хезмәт итү дә кирәк. Без Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге «Хыял» ансамблендә тәрбияләндек.

-Безнең халык хор белән җырлаганны бик өнәп бетерми кебек. Аерым җырлау турында уйлаганыгыз юкмы?

Фәридә: Без унике ел бергә эшлибез. Бу дуэтны оештыруга күп көч куелган, шуңа күрә аны бер мизгелдә генә жимерәсе килми. Аерым җырлаучылар болай да бик күп, яхшы дуэтлар аз.

-Арагызда кем лидер?

Фәридә: Әйтүе кыен…Марат-безнең режиссёр, ул лидер. Бөтен иҗат идеяләре аңардан чыга.

Сезгә җырларга да, балалар тәрбияләргә дә кирәк. Зур түземлек кирәк. Ничек табасыз үзегездә бу көчне?

Алсу: Фәридә белән без бик түземле хатын-кызлар.

Уңышны нәрсә хәл итә-акчамы, әллә талантмы?

Алсу: Икесе дә кирәк. Икесе дә хәл итә.

Фәридә: Иң беренче-талант булу кирәк. Акча белән генә булмый. Акча ташлап кына, булмаган талантны үстерә алмыйсың. Бик күп проектларны шулай финанслап карадылар, ләкин алардан файда чыкмады, алар коелып төштеләр.

-Акчаны ничек эшлисез?

Фәридә: Концерт куеп кына акчаны күп эшләп булмый. Банкетлар, юбилейлар, бәйрәм кичәләре коткара.

Алсу: Безгә Өфе тамашачылары бик тә ошый. Алар мондагы тамашачылардан аерыла.

-Сез үпкәләргә яратасызмы?

Алсу: Үпкәләгән чаклар була. Тик ул озакка бармый. Бар булган үпкәләрне онытабыз. Үпкәләмичә яшәү җиңелрәк. Ялганны, хыянәтне күтәрә алмыйбыз.

Нургалиева Ләйсән, 7б