#10 2008 нче ел |
||
Казан паркларына сәяхәт Горький паркы Горький паркының иң беренче исеме Рус Швейцариясе булган. Калкулыклар, чокыр-чакырлар һәм куе агачлыктан торган бу җирне Казан байлары Швейцария табигатенә охшаткан. XIX гасыр башында монда балаганнар эшләгән, спектакльләр куелган, эт концертлары оештырылган, җәйгә күчмә цирк килә торган булган. 1936 елда исә Рус Швейцариясе М.Горький исемендәге культура һәм ял итү паркына әверелгән. Ленин бакчасы Кайчандыр бу җирдә сазлык булган. Сазлык тирәли тимерче остаханәләре урнашкан. Шунлыктан аны Тимерче мәйданы дип йөрткәннәр. 1842 елгы янгыннан соң сазлыкны күмгәннәр, остаханәләрне юкка чыгарганнар. Ә 80 нче елларның ахырында солдатларга өйрәнергә плац-парад оештырганнар. Ул вакыттагы патша император Николай 1 хөрмәтенә ул сквер корганнар, агачлар утыртып чыкканнар, соңгылары әлегә кадәр дә исән. Совет заманында ул Ленин бакчасы исеме алган. Черек күл паркы Черек күлне 1889 – 1891 елларда күмгәннәр, чөнки күл бик пычрак һәм дә бик сасы булган. Гәрчә борынгырак вакытта, Казан ханлыгы чорында әлеге күл чиста саналган. Хәтта ки Черек күл суында күмәч камыры баса торган булганнар. 1829 елда ук күл кырыйларын киртләп куйганнар, агачлар утыртылган. 1847 елда бакчачы чүкеп ясаган рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Шәһәр казнасына әлеге гамәл 7 мең сумга төшкән. Күрәсең, шул үзгәрешләр су йөрешен томалап, күл тынчыгандыр. XIX гасыр ахырында суы күмелсә дә, һаман Черек күл дип йөртелгән бу бакча шәһәр халкының яраткан ял итү урынынаәйләнгән. Җәйге көндә эстрада оркестры чыгыш ясаган, бильярдлы, кегельбанлы һәм тирлы Ожегов рестораны, мадам Вяткинаның фотография павильоннары эшләгән, һәм дә инде фонтан булган. Черек күлнең аскы өлешендә шугалак оештырганнар. “Шүрәле” паркы Элек бу урында сазлык булган. 60 нчы еллар башында, Куйбышев сусаклагычы тулгач, Казансу ярында дамба күтәртәләр. Шул дамбада беренче тапкыр Яшьләр паркы оештырыла. Бу исем очраклы түгел. Хәтерегездә булса, монда Яшьләр үзәге төзелгән иде бит. Бүген анда – “Ак Барс” банкы. “Шүрәле”нең тонналаган аттракционнары сазлык өстендә утыра. Дөрес, аларны анда утыртып куйганчы, җиргә субай сугылган булган. Хәтта җирдәге дымны үзенә тарта торган тишекле торбалар күмеп куелган. Әмма алай да паркның хәтта асфальт җәелгән урыннары да дымлы тора. Җиңү паркы Әлеге парк иң яшь паркларның берсе. Аның беренче ташы 1985 елда салынган. Җиңүнең 40 еллыгына каен аллеясы утыртканнар. Чираттагы юбилейга мемориал зонасы ачылды. “Иң-иңнәр” илендә • Дөньядагы иң зур вазаның биеклеге – 3,5 метр, авырлыгы – 2 тонна чамасы. Аны 1989 елда ике кеше нибары 3 көндә эшләгәннәр. • Иң дөрес йөрүче сәгатьне 1956 нчы елда Копенгагенда ясый башлаганнар. Ясап бетерү өчен 10 ел вакыт кирәк булган. Бу сәгатьнең төгәлсезлеге 30 елга ярты секунд кына тәшкил итә. Әхмәтшина Зөлфия, Сабирова Фәридә, 6а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||