#10 2008 нче ел

Мандарин

Мандарин маеның исе кешедә яхшы эмоцияләр тудырырга сәләтле. Шуның белән бергә, ул бик файдалы җимеш икәнен дә онытмаска кирәк. Мандаринның йомшагында шикәр, лимон кислотасы, витаминнар, фитонцидлар күп. Бу җимешне кыш көне күбрәк ашасаң организмның авыруларга каршы тору көче арта, тагын ул аппетитны күтәрә, матдәләр алмашын яхшырта. Витаминнарның, калийның күплеге гипертонияне, атеросклероз, бавыр авырулары, симерүне дәвалау өчен яхшы чара булып тора. Бу җимеш ашкайнатуны көйли, эчәклекләрдә әчү һәм черү процессларын юкка чыгара. Тагын тукымаларда кан әйләнешен нормальләштерә, бавырны ныгыта.

Галимнәр мандаринның астма булдырмый торган үзлеген дә тапканнар. Шуңа күрә көн саен үпкәләрне һәм бронхларны чистарту өчен иртән 1 ст. мандарин согы эчәргә кирәк. Һәрдаим эчелгән сок паразит суалчаннардан да арынырга ярдәм итә. Мандариннарны ничек сайларга?

Калын кабыклы мандариннар тиз әрчелсә дә, алар әче була. Иң тәмлеләре – клементин төрендәгеләре. Алар вак һәм ачык ялкынсары төстә була. Саклаганда иң мөһиме - цитрусларны киптермәскә, аларны плюс алты градуста, югары дымлылыкта тотарга кирәк.

Лимонлы чәй булыша

Берничә ел буе япон гамилнәре компьютер операторларының эшен җиңеләйтү өстендә эшләгәннәр. Чөнки озын көн буе компьютер артында утыручылар баш, күз авыртуга, кул сызлауга, хәл бетүгә зарлана икән. Алар берничә дистә ашамлык һәм эчемлекнең кеше организмы өчен никадәр файдалы икәнлеген тикшергәннәр. Һәм, нәтиҗәдә, арыганлыкны лимонлы суык чәй бетерә дигән карарга килгәннәр.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, японлыларның яраткан яшел чәйләре хата җибәрүне – 20, ә ясмин чәе 25 процентка киметкән. Компьютер артында озак утырырга яратсаң, лимонлы чәеңне алдан әзерләп куй.

Йөзем генә димә...

Йөземне бигрәк тә кыш көне ашау файдалы. Чөнки ул салкын тиюдән булган авыруларны кисәтә һәм шулай ук нерв системасын ныгыта, үпкә белән бавырга уңай тәэсир итә, канда гемоглобинны күтәрә, холестерин күләмен киметә. Киптерелгән йөзем йөрәк терапиясе өчен дә менә дигән табигый дару. Моның өчен 1 кг йөземне юып киптерегез, һәм һәр көнне иртәнге ашка ярты сәгать кала ач карынга 40ар җимеш ашагыз.

Кишер дәвалау үзенчәлекләренә ия.

Борынгы греклар һәм римлылар кишерне дару итеп кулланган. Гиппократ аны иң файдалы табигать бүләкләренең берсе дип исәпләгән. Чынлап та, чи кишер уртларны дәвалый. Ә пешкән кишер тын кысылу, йөткерү, туберкулез кебек авыруларны, яралы һәм пешкән урыннарны дәвалауда ярдәм итә. Әлеге үсемлек канны да яхшырта. Халык элекке заманнарда ук кишер ашакач кан арта дип әйткән.

Кишернең тамырыннан алып орлыкларына кадәр дәвалау үзенчәлекләренә ия. Кишер согын йөрәк-кан тамырлары системасы, бөер, бавыр авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Әлеге үсемлек орлыкларыннан даукарин даруы ясала. Ул кан юлларын киңәйтә, кешене тынычландыру үзенчәлекләренә ия. Кишердә авыз куышлыгын микроблардан чистартуга булышлык итүче фитонцидлар бар. Ә аның согы ангинага, югары сулыш юллары ялкынсынуга каршы бактерицид чара булып хезмәт итә. Караҗиләк белән ярышып, кишер күзнең күрү сәләтен яхшырта.

Камалетдинов Илдар,Сафиуллин Булат, Касыймов Рүзәл,6а