#10 2008 нче ел |
||
Мин, Нуруллина Ләйсән. 1 нче Татар гимназиясенең 3а сыйныфында “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыйм. Мин бигрәк тә математика, уку, бию дәресләрен яратам. Буш вакытларымда китап укырга, татар халык җырларын тыңларга яратам, ә дәрестән соң музыка түгәрәгенә йөрим. Миңа анда бик ошый. Мин әле төрле конкурсларда да катнашам һәм призлы урыннар алам.
Мин, Җамалиев Нияз.1 нче Татар гимназиясенең 3а сыйныфында белем алам. Аеруча математика, физкультура, инглиз фәннәрен яратып үзләштерәм. Буш вакытымда мин футбол, баскетбол уйныйм, чаңгыда шуам. Дәресләрдән соң музыка түгәрәгенә йөрим, төрле концертларда чыгыш ясыйм, конкурсларда да кашташам. Әти белән әнигә дә булышырга онытмыйм. Әнигә табак-савыт юышам, идән себерәм, тузан сөртәм һәм башка вак-төяк эшләрне эшләргә булышам. Әтинең эшен игътибар белән күзәтәм, аннан күп һөнәр өйрәнәм. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, шуның өчен мин эштән курыкмыйм. Мин, Таһирова Динә Дамир кызы. Миңа тугыз яшь. 1 нче Татар гимназиясенең 3а сыйныфында укыйм. Шулай ук, мин курай дәресләренә йөрим, чөнки миңа курайда уйнау ошый. Буш вакытларымда мин әнигә йорт эшләрендә булышырга тырышам. Каникул вакытларында авылда, әби-бабайлар янында, ял итәргә яратам. Алар минем кайтуымны көтеп алалар һәм мин кайткач бик шатланалар. |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||