#14 2008 нче ел

Менә инде җәй дә бетә,
Сентябрь килеп җитә.
Безне мәктәпкә чакырып,
Кояш та бүген көтә.
Көтеп алган минут бит,
Йөрәк кагынып ала.
Шатланам мин, куанам,
Мәктәбем каршы ала.


Әйе, җәйнең гүзәл мизгелләре инде күптәннән артта калды. Алда – уку, мәктәп тормышының диңгезендә йөзү, шатлыклы һәм куанычлы минутлар. Беренче сентябрь кайберләр өчен мәктәпкә беренче адым булып тора. Быел безнең гимназиядәге 1нче сыйныфларга 60 укучы керде.

...Ап-ак бантлар арасыннан балкып торган йөзләр күренә. Шул вакытны үзеңнең дә, кайчандыр мәктәпкә беренче тапкыр килгәнеңне искә төшерәсең. Бигрәк гүзәл минутлар булган икән!

Шулай да быел 11 нче сыйныфлар өчен бу сентябрь мәктәп кысаларында соңгысы. Тиздән соңгы кыңгырау да яңгырап китәр. Әмма моңа кадәр, әйдәгез көзге табигатьнең гүзәллеге белән сокланып калыйк.

Иң шәп виртуаль газета.

Безнең “Гимназия хәбәрләре” виртуаль газета шәһәр күләмендә үткәлелгән газеталар конкурсында катнашты. Жюри 1 нче татар гимназия газетасын шәһәр күләмендә бердән-бер виртуаль формада булуын билгеләп үтте һәм Алабугага сәяхәт белән бүләкләде.

Безнең газетабызның редколлегияләре: Надршина Айсылу, Шәфиева Гөлназ, Галиуллина Гөлшат, Зәйнуллина Айсылу һ.б. 21 август көнне Алабуга буйлап сәясәт итте.

Сәяхәтебез искиткеч кызыклы һәм файдалы булды. Аны оештыручы - “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” игелеклелек фонды директоры Вәлиева Әлфия Фоатовна. Без аңа бу онытылмаслык сәяхәте өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. 21 нче август иртәсендә барыбыз да “Полёт” тукталышында җыелып, “Буревесник” автобусына утырып, ерак юлга юнәлдек. Шул дүрт сәгатьлек юл - да үзе бер мизгел, үзе бер бәхет! Ә шәһәр үзе... Бик тә матур. Узган ел меңъеллыгын уздырса да, анда яшьлек ялкыны дөрләп яна. Безнең калабыз белән яшьтәшләр булсалар да, миндә Казан нигәдер мондый хисләр уятмый. Һәр шәһәр үзенчәлекле. Шәһәргә барып җитүгә, беренче булып, Алабуга тарихы музеенда тукталдык.

Алабуга тарихы музееннан күренеш

Бик кызыклы экскурсиядән соң музей ашханәсенә юнәлдек. Бик тәмле төшке аштан соң безнең шәһәр буйлап сәяхәтебез башланып китте...

Алабуга шәһәре тарихи шәхесләре белән дә танылган. Мәсәлән, күренекле рус шагыйрәсе Марина Цветаева. 1941 елның август аенда ул Алабуга шәһәрендәге элеккеге Бродельщиклар өенә улы Георгий белән эвакуацияләнә. Соңгы көннәрен ул шунда үткәрә. М. Цветаевага багышланган беренче мемориаль такта 1980 елда Алабугада урнаштырыла, ә инде шагыйрәнең 110 еллыгына багышлап мемориаль комплекс, 2005 елда шул йортта музей ачыла. Иң кыйммәтле экспонат - М. Цветаеваның куен дәфтәре. Ул аның үлеменнән соң алъяпкыч кесәсендә табыла.

Рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның музей-йорты

Аннан соң без М.И.Кутузовның адъютанты булган кавалерист-кыз Надежда Андреевна Дурова музее белән таныштык. Ул 1993 елда ачыла.

Н.Дурованың музей-утарында төшерелгән фотолар

(1841-1866 еллар)

19 гасырның рус һәм бөтендөнья сынлы сәнгатенең иң күренекле остасы - Иван Иванович Шишкин. Рәссамның атасы Иван Васильевич бик тә акыллы һәм укымышлы кеше була, шәһәр башлыгы итеп сайлана, беренчеләрдән булып 1883 елда Алабугада суүткәргеч төзи, борынгы заманны өйрәнә һәм “Алабуга шәһәренең тарихы” исемле китап чыгара. 1975 елда бөек рәссам балачагын үткәргән йортта аңа багышланган музей ачыла. Аның “Арыш басуы”(1878), Имәннәр” (1887), “Нарат урманында бер иртә” (1889) кебек танылган картиналарын карагач, без үзебезгә таныш табигатьне, иген кырларын, Алабуга урманнарын, андагы имәннәрне күргән кебек булабыз. Ул туган як табигатенең матурлыгын, гүзәллеген, иркен кырларын, калын урманнарын, яратып, чынбарлыктагыча оста сурәтли.

И.И.Шишкинның музей-йорты

Алабуга шәһәрендә беренче шәһәр больницасы 1827 нче елда ачыла. Ул Земство хастаханәсе бинасы 1870-1900 елларда эшли. Анда ун кешелек урын була.

Галим-психоневролог В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее

“Шайтан каласы”ның истәлекле урыннары

Без булган һәр урамның үзенең тарихы бар.

Алабуганың борынгы шәхси йортлары моңлы һәм серле. Гүзәл шәһәр борынгы, үзенчәлекле архитектуралы биналары, тын урамнары һәм урманнары белән сокландырып, безнең күңелләребезгә кереп калды.

Минһаҗева А., Надршина А, 8а